Эчтәлек

1920 елларда 15 меңгә якын кеше исәпләнә.

Нигездә, Удмурт Республикасында (Юкаменск, Глазов, Балезино, Яр районнарында), Киров өлкәсендә яшиләр.

Нократ (карин), Чепья (Югары Чепья) астөркемнәренә бүленәләр.

Телләре – көньяк удмуртларга хас аерым үзенчәлекләре булган татар теле, мөстәкыйль Чепья сөйләшен барлыкка китерә.

Дин тотучы нократ татарлары – сөнни мөселманнар.

Атамалары нократ татарларының тарихи үзәге – Нократ (Карино) авылы исеменнән килеп чыккан; ул беренче мәртәбә 1542 елда Вятка җире шәһәрләре белән беррәттән телгә алына.

Язма чыганакларда нократ татарларының бабалары, 1489 елдан башлап, биләмәләре Вятка җире составында Мәскәү дәүләтенә кушылган Арча кенәзләре буларак билгеләп үтелә.

Этник нисбәттә нократ татарлары төркеме ике компоненттан: Арча кенәзләре варисларыннан һәм элеккеге бисермәннәрдән тора.

Нократ татарларының күпсанлы шәҗәрәләре буенча Арча кенәзләре нәселе тармагы Бачманнан башлана. Алтын Урда чорында алар күпмедер вакыт Сакмар һәм Агыйдел елгалары бассейннарында яшиләр; Казан ханлыгы формалашу чорында аның идарә итүче ыругларының берсе – Кыпчак ыругы булып китәләр, үзәге Арча шәһәрендә булган Арча даругасын үз кулларында тоталар.

Чепья елгасы бассейнына Арча кенәзләре 1468 елга кадәр үзләренә буйсынган бисермәннәр, көньяк удмуртлар белән бергә килеп утыралар, Арча даругасының төньяк районнарын контрольгә алалар. Аларның варисларының бисермәннәр (алар составына көньяк удмуртларны да кертеп) белән этник кушылуы XVII – XVIII йөзләрдә Казан татарлары составында ике астөркеме – Нократ һәм Югары Чепья (тарихи яктан беренчесеннән бүленеп чыга) – булган нократ татарлары этнографик төркеме барлыкка килүгә китерә.

XX йөз башында нократ татарлары яшәгән кайбер авылларда бисермәннәрнең татарлар белән кушылуы процессы ахыргача төгәлләнми кала. Нократ астөркеме оешуда – Арча кенәзләре варислары, Югары Чепьяныкында бисермәннәр зур роль уйный. Шуңа да карамастан, төп мәдәни-көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре нократ татарларының ике астөркеме өчен дә уртак.

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Нократ сөйләше: рухи мирас. Гаилә-көнкүреш һәм йола терминологиясе, фольклор. Казан, 2006.

Исхаков Д.М. Нократ татарлары // Казан утлары. 1990. № 3.

Исхаков Д.М. Новое в энографических исследованиях татарского народа. Казань, 1978.

Исхаков Д.М. Татаро-бесермянские этнические связи как модель взаимодействия булгарского и золотоордынско-тюркского этносов // Изучение преемственности этнокультурных явлений. М., 1980.

Автор – Д.М. Исхаков