Идел буе Болгар дәүләте чорында

Татарстан территориясендә Идел буе Болгар дәүләтенең шәһәр халкына бер үк вакытта үзенчәлекле җәмәгать клублары булып та хезмәт иткән көнчыгыш тибындагы мунча калдыклары сакланып калган. Болгар шәһәрендәге казу эшләре нәтиҗәсендә XIV йөзгә нисбәтле 5 җәмәгать мунчасы, шул исәптән Ак пулат, Кызыл пулат булуы ачыклана.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, Кызыл пулат шәһәрнең төп мунчасы булган. Күп гөмбәзле, уеп бизәкләр төшерелгән таш-кирпеч бинаның эчке планын өч төп корылмадан торган анфилада тәшкил итә: дивар буена утыргычлар куелган мунча алды; дүрт почмакта ябык араннар белән бүленгән дүрт бүлмә һәм сулы зур таш савыт рәвешендәге үзәк өлеш; казаннар һәм мич аерым урнаша. Юыну залын яктырту максатында аның гөмбәзенә тәрәзәләр уела, бина идән астыннан уздырылган катлаулы система ярдәмендә җылытыла, су белән тәэмин итү һәм канализация өчен керәч торбалар файдаланыла.

Җәмәгать мунчалары Казан ханлыгында да була. мәсәлән, Даир мунчасы хакында мәгълүматлар сакланган.

Авыл мунчасы

Борынгы бабаларыннан татарлар мунчаның авыл вариантларын мирас итеп алганнар. Аларның иң камилен — җир өстенә корыла торган буралы мунчаны, ягъни юллыклы мичле ак мунчаны татар авылларында хәзергәчә салалар.

Татар халкының бер өлеше көнкүрешендә әле 1970 елларда да кара мунчалар очраштыра. Алар, гадәттә, ихатаның арткы яртысында урнашкан була. Русларның кара мунчаларыннан аерылмыйлар диярлек: идәнле, түшәмле, атлама түбәле һәм ян диварына тәрәзә уелган җыйнак кына бура, читән яисә тактадан корылган, еш кына түбәсез, гади генә мунча алды. Эчке күренеше төрлечә, әмма ешрак түбәндәгечә була: тәрәзә ягына утырып юыну өчен эскәмияләр куела, аңа каршы яклап бер рәттә әвен миче һәм чабыну-парлану өчен тәбәнәк кенә ләүкә.

Ак мунчалар ишегалдында аерым яисә башка хуҗалык корылмалары белән бер түбә астына кертеп төзелә. Аларның мунча аллары уңайлы, юллыклы торбалы миченә су казаны утыртыла. Казан артында һәм Касыйм татарларында бай гаиләләрнең мунчасы өч өлештән торган: мунча үзе, чишенү һәм юынганнан соң чыгып ял итү бүлемнәреннән торган мунча алды. Элек татар гаиләләре үз мунчаларын булдырырга яисә 2–3 гаиләгә бер мунча. булса да салырга тырышканнар.

Мунча юыну өчен генә хезмәт итмәгән: анда кайчакларда бала да тапканнар, авыруларны да дәвалаганнар, кер юу, көлтә киптерү һ.б. өчен дә файдаланганнар.

Хәзерге вакытта шәһәрләрдә типовой проект буенча төзелгән мунчалар киң таралган. Авылда әүвәлгечә үк индивидуаль мунчалар өстенлек итә, соңгы елларда аларны коры парлы фин мунчалары (сауналары) үрнәгендә дә төзиләр.

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары // Труды Государственного исторического музея. М., 1951. Выпуск 19.

Мухамедова Р.Г. Татары-мишари. М., 1972.

Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. М., 1977.

Айдаров С.С., Аксёнова Н.Д. Великие Булгары. Путеводитель по Булгарскому историко-архитектурному заповеднику. Казань, 1983.

Червонная С.М. Искусство Татарии. М., 1987.

Бушков Р.А. Баня по-Казански. Казань, 1993.

Автор – Ф.Ф.Гулова