Эчтәлек

Баба төшенчәсе, гадәттә, хөрмәтле кешенең исеме белән бергә әйтелә (мәсәлән, «Идегәй» дастанында – Төкләс баба). Татарлар сөннәткә утыртучы картларны да баба дип олылыйлар. Әти-әнинең, якын буын туганнарның атасына «бабай» рәвешендә эндәшү гадәткә кергән, шушы мәгънәдә өлкән яшьтәге хөрмәтле ир-атны белдерүче сүз буларак та кулланыла.

Урта диалект сөйләшләрендә ул – каената, мишәрләрдә һәм бастан татарларында – бичура, керәшеннәрдә – шамакай булып киенгән кәмитче мәгънәсенә дә ия.

Баба төрле диалектларда тагын берничә фонетик вариантта очрый: бабый, пабай; кечерәйтү-иркәләү формалары – бабакай, бабач(а); образлы сөйләмдә бабайлар яисә бабалар рәвешендә еш кулланыла. Мәсәлән: «Баба тел» гыйбарәcе татар теленең башлангычын, ягъни борынгы төрки тамырларын белдерү өчен кулланыла (туган телне – «ана теле» дип атыйлар). «Бабайлар сүзе» – бабайларның изге васыяте, афоризмнар. Гасырлардан килгән традицияләр, гореф-гадәтләр шулай ук «бабалар сукмагы» сүзтезмәсе белән аңлатыла.

Әдәбият

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан, 1977. 1 т.

Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. Казань, 1991.

Автор – Ф.Ф.Гулова