Эчтәлек

Һинд-Европа телләре гаиләсендәге иранилар төркеменә карый.

Иран (рәсми телләре), Әфганстан, Пакъстан, Һиндстан, Гыйрак, Оман һ.б. илләрдә таралыш алган. Дөнья күләмендә фарсы телендә сөйләшүчеләр исәбен якынча 40 млн кеше тәшкил итә.

Фарсы теле тарихында 3 чор — борынгы фарсы теле өстенлек иткән борынгы (б.э.к. VI–IV йөзләр), урта (урта дәвер фарсы теле, б.э.к. IV–III йөзләр — б.э.ның VIII–IX йөзләре) һәм яңа (классик һәм хәзерге фарсы телләре, VIII–IX йөзләрдән алып хәзерге көнгә кадәр) чорлар аерып карала.

Фарсы телендә 6 сузык фонема, 2 дифтонг, 22 тартык бар. Исем сүз төркеменә сан, билгелелек һәм билгесезлек грамматик категорияләре хас. Басым күпчелек сүзләрдә соңгы иҗеккә төшә. Килеш һәм род грамматик категорияләре юк. Фигыль сүз төркеменә зат, заман, юнәлеш һәм наклонение грамматик категорияләре хас.

Җөмләдә сүзләрне үзара бәйләү өчен изафә, бәйлекләр (предлог, послелог) кулланыла. Сүзлек составының төп өлешен телдә ныгып калган борынгы фарсы сүзләре тәшкил итә, шулай ук гарәп, төрек, француз, инглиз һ.б. телләрдән кергән алынмалар да күп.

Фарсы теленең шактый гына сөйләшләре (тегеран сөйләше аеруча өйрәнелгән), шулай ук борынгы язма традициясе (фарсы телендә бай әдәбият сакланган) бар.

Беренче язма ядкәрләр IX йөзнең 1 нче яртысына карый. Язуы гарәп алфавитына нигезләнгән (кара Гарәп язуы), ул гарәп телендә булмаган авазларны белдерү өчен берничә билге белән тулыландырылган.

XX йөз башына кадәр Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай, М.Бигиев, Р.Фәхретдин һ.б. үзләренең фәнни трактатларында һәм әдәби әсәрләрендә фарсы теленнән күчкән алынмаларны киң кулланалар. Татар теленә фарсы теленнән шактый сүзләр кергән (кара Фарсы алынмалары).

Әдәбият  

Бертельс Е.Э. Грамматика персидского языка. Л., 1926; 

Основы иранского языкознания: Древнеперсидский язык. М., 1981; 

Рубинчик Ю.А. Грамматика современного персидского литературного языка. М., 2001.

АвторГ.Г.Зәйнуллин