Таралып урнашуы

Төрле илләрдә яшиләр. РФдә еврейлар – 229938, шул исәптән Татарстан Республикасында 3472 кеше (2002 ел). ТРдагы еврейларның күпчелеге Казанда яши. Рус телендә сөйләшәләр, бик азы гына идиш, иврит телләрен белә. Дин тотучылары – нигездә, иудаизм тарафдарлары.

Казан еврейлары

Еврейларның Казан губернасына килеп урнашуы 1825 елда Россия тәхетенә утырган Николай I (1796–1855 еллар) идарә иткәндә башлана. Хәрби бурыч турындагы 1827 елгы Указ нигезендә еврей балаларын солдат мәктәпләренә рекрутлыкка җыялар, соңыннан алар 25 ел хәрби хезмәт үтәргә тиеш булалар. Шул Указдан соң Казанда да хәрби кантонистлар батальоннары оештырыла. Кремль территориясендә алар өчен бина төзелә (1866 елда юнкерлар училищесенә бирелә). Еврей-кантонистларның күпчелек өлеше чукындырыла һәм аларга рус фамилияләре бирелә. Шулай ук соңыннан мәҗбүри төстә даими яшәгән урыннарына кайту шарты белән Польша Корольлегеннән килгән еврейләрнең Казан университетында уку очраклары да билгеле.

Казанда еврейлар җәмәгате башта отставкадагы «Николай солдатлары» хисабына оеша, закон аларга еврейлар өчен каралган утраклык чикләреннән читтә яшәргә рөхсәт итә, аннары бу процесс 1 нче гильдия сәүдәгәрләр, югары һәм урта уку йортлары укытучылары һәм аларның гаиләләре тарафыннан алып барыла. XIX йөз ахырында Казан еврей җәмәгатендә 597 кеше исәпләнә; алардан тыш, шәһәрдә чукынган 255 еврей яши. Казан еврей җәмәгате рәсми төстә 1897 елда теркәлә. Аңарчы барлык гражданлык хәле актларын җәмәгать эше тәртибендә Мәскәү һәм Екатеринбург раввиннары теркәп бара. 1915 елда Кече Проломная урамында (хәзер Профсоюз урамы) еврейләрнең гыйбадәт йорты (синагогасы) төзелгәнгә кадәр дини йолалар вакытлыча алып торылган биналарда үткәрелә.

Казан еврейларының профессиональ шөгыльләре сәүдә итү һәм һөнәрчелек була: һөнәрчеләр арасында күпчелекне тегүчеләр, слесарьлар, сәгать төзәтүчеләр һәм мөһер ясаучылар тәшкил итә. Соңрак даруханәче, табиб, фармацевт, антлы ышанычлы (адвокат) булып эшләүче еврейларның саны арта. XIX йөз ахыры – XX йөз башында еврейлар күчемсез объектларны шәһәрнең сәнәгый бистәләрендә генә түгел – И.Я.Готлицерның (1894 ел), Л.Зальманың (1885 ел) тире заводлары, бертуган В. һәм А. Персоннарның такта яру ширкәтләре һәм агач саклау складлары (1894 ел), хәтта шәһәр үзәгендә дә сатып ала башлыйлар (Персоннарның Покровская (хәзер Карл Маркс урамы), В.В.Мартинсонның Воскресенская (хәзер Кремль урамы) урамнарындагы йортлары). 1914 елда А.С.Меркуловның Зур Проломная урамындагы (хәзер Бауман урамы) йортын капиталь ремонтлаганнан соң Г.А.Розенберг Зур театрга (хәзер Казан Зур драма театры) нигез сала.

Еврейлар сул юнәлештәге җирле вакытлы матбугатта шактый сизелерлек катнаша, бу исә Казан интеллигенциясенең антисемит карашлы даирәләренең ачуын кабарта. Казанда яшәүче Еврейларның шактый өлеше полиция күзәтүе астында була, ул «Пиалей Цион» дип аталган еврей социал-демократик эшчеләр партиясе әгъзаларын үзенең игътибар үзәгендә тота. 1905 елның октябрендә, империянең кайбер шәһәрләрендә карагруһчылар тарафыннан оештырылган погромнар вакытында, еврейләрнең Казандагы гыйбадәт йорты тар-мар ителә.

Еврейларнең Казанда яңадан күпләп артуына Беренче бөтендөнья сугышы елларында шәһәргә Россиянең көнбатыш өлкәләреннән качаклар килү сәбәп була. Революцион хәрәкәтнең күп кенә танылган эшлеклеләре – Н.Э.Бауман, Г.Ш.Олькеницкий, Я.С.Шейнкман һәм башкаларның исемнәре Казан белән бәйле. Октябрь революциясеннән соң еврейларның шәһәрнең сәяси һәм иҗтимагый тормышында катнашуы активлаша. Бунд клубы («Литва, Польша һәм Россиядәге гомумеврей эшчеләр берлеге» партия оешмасы), «Маккаби» спорт җәмгыяте, еврей урта мәктәбе ачыла. Әмма чагыштырмача милли үсеш иреге фәкать 1920 елларның 2 нче яртысына кадәр генә саклана. 1929 елның маенда – синагога, аннары еврей мәдәнияте клубы һәм еврей мәктәбе ябыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга эвакуацияләнгән меңнәрчә кеше, шул исәптән еврейлар дә килә.

Күренекле вәкилләре

XX йөз уртасына Казан еврейлар бергә тупланып яшәгән эре үзәкләрнең берсенә әверелә. Республиканың хуҗалык һәм иҗтимагый тормышының күп кенә өлкәләрендә еврейларның роле шактый сизелерлек була: алар сәламәтлек саклауны, фундаменталь һәм гамәли фәннәрне, сәнгатьне үстерүгә шактый зур өлеш кертәләр (С.А.Альтшулер, Г.Н.Вульфсон, Г.М.Коган, Е.М. һәм Р.И.Лепскийлар, А.Ю. һәм Ю.А.Ратнерлар, Н.Г.Рахлин, Г.Д.Ригорин, М.З.Сигал, В.И.Улик, Д.И.Фельдман һ.б.).

1980 елларның икенче яртысына кадәр СССРда еврейларның гражданлык хокуклары рәсми булмаган чикләүләр белән кысылды (аларның һөнәр сайлауда тулы ирекләре булмады, партия-дәүләт аппаратында югары вазифаларга дәгъва итә алмадылар, аларга чит илләргә чыгарга рөхсәтне башкаларга караганда сирәгрәк бирделәр һ.б.).

СССР таркалганнан соң, Россиядәге, шул исәптән Татарстан Республикасындагы еврейлар үзләренең милли мәдәниятләрен үстерү мөмкинлеге алдылар. 1997 елда Казанда еврей җәмәгать-хәйрия үзәге ачылды, дини җәмәгать үзәгенә синагога бинасы кайтарып бирелде, милли юнәлештә укыту программалы мәктәп, Казан университетында еврей халкы тарихы һәм мәдәнияте үзәге ачылды. Хәйрия эшчәнлеге үсеш алды: «Хесед Моше» хәйрия оешмасы һәм аның каршында иреклеләр хәрәкәте барлыкка килде. «Международная еврейская газета»га кушымта – «МЕГ-Татарстан» нәшер ителә. «Симха» музыка ансамбле, еврей яшьләре үзәге «Афифон»ның төрле яклы эшчәнлеге киң танылу алды.

Әдәбият

Народы мира: Историко-этнограф. справ. М., 1988;

Российская еврейская энциклопедия: В 4 т. М., 1994-2000.

Автор – Л.М.Жаржевский