Тарихы

Авылга XVIII йөз башында Мамадыш шәһәре кешеләре нигез сала дип исәпләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Черемисская Пустошь, Тимерсу исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (йомышлы һәм ясаклы татарлар). 1795 ел мәгълүматларына караганда, биредә шулай ук “ясаклы чирмеш типтәрләр” дә яши. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек һәм чыпта сугу кәсепчелеге, Чаллы почта юлында олаучылык белән шөгыльләнә.

Халкы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне эшли.

1887 елда (башка мәгълүматларга караганда – 1890 елда) янып киткән агач мәчет урынына бай крәстиян Габделмәннан хаҗи акчасына яңа мәчет төзелә (1936 елда ябыла, манарасы җимерелә; бина мәктәп, балалар бакчасы, интернат, 1984 елдан колхоз идарәсе буларак файдаланыла; 1993 елда дин тарафдарларына кайтарыла, төзекләндерелә; “кирпеч” юнәлешендәге эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 661 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 130 хуҗалыкның 39 ында ат бөтенләй юк, 86 сы – бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1442 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 112 бал корты оясы теркәлгән; 66 крәстиян хуҗалыгы игенчелек белән беррәттән вак һөнәрчелек кәсепләре белән дә шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1921елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан — Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Пәнәче авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Герой” колхозы оештырыла, 1950 елдан авыл шул ук исемдәге берләштерелгән колхозның үзәк утары (аның составына шулай ук Түбән һәм Урта Пәнәче авыллары да керә), 1959 елдан берләштерелгән “Якты Йолдыз” колхозы (Кадер авылы) составында, 1983 елдан – бүленеп чыккан”Ярыш” колхозының үзәк утары (1998 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы). “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе (2005 елдан), крәстиян фермер хуҗалыклары эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге, кошчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла (беренче укытучы – Х.Каюмов, крәстиян йортларында, аннары ике аерым бинада, шул исәптән мәчет бинасында урнаша), 1924 елда мәктәп каршында беренче пионер отряды булдырыла; 1939 елда – җидееллык, 1959 елда – урта, (1969 елда яңа бина төзелә), 2013 елда − тулы булмаган урта, 2018 елда башлангыч мәктәпкә (Кадер урта мәктәбе филиалы) үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1935 елда клуб буларак ачыла; аның каршында 2010 елда “Сердәш” фольклор коллективы эшли), китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты бар (барысы да – 2013 елда төзелгән күп функцияле үзәк бинасында).

2005 елда чишмә төзекләндерелә.

Халык саны

1724 елда – 21,
1795 елда – 33 ир заты;
1859 елда – 273,
1897 елда – 501,
1920 елда – 741,
1926 елда – 676,
1938 елда – 582,
1949 елда – 539,
1958 елда – 303,
1970 елда – 461,
1979 елда – 334,
1989 елда – 233,
2002 елда – 301,
2010 елда – 280,
2017 елда – 287 кеше (татарлар).