Варшава, Польша —  1886 елның 7 гыйнвары, Казан.

Варшавада укый, 1863 елда укыта. Польша милли азатлык хәрәкәтендә катнашканы өчен Уфа шәһәренә сөргенгә җибәрелә, анда хосусый дәресләр бирә.

1870 елда Казанда беренче хосусый музыка мәктәбенә нигез сала, гомеренең ахырына кадәр аның җитәкчесе була.

Мәгариф эшчәнлегендә җәмгыять ихтыяҗларын күздә тота. Музыкант, җәмәгать эшлеклесе һәм концерт бирүче пианист буларак, Казанда концертлар үсешенә булышлык күрсәтә.

Новицкий мәктәбенең аеруча нәтиҗәле эшчәнлеге — халык алдында үткәрелә торган концертлар (шул исәптән хәйрия максатлары белән), аларны Новицкий гамәлгә кертә, аңа укытучылар һәм укучылар актив җәлеп ителә.

Мәскәү консерваториясенә нигез салган Н.И.Рубинштейн 1873 елда Казанда гастрольләр вакытында мәктәпкә югары бәя бирә.

Новицкий мәктәбе укучыларының кайберләре, профессиональ пианистлар буларак (Казанда В.Шидловский, И.Петропавловский, Э.Кондратович), педагогика һәм башкару эшчәнлеген уңышлы алып баралар.

Фортепианода башкару теориясенә һәм практикасына караган хезмәтләре бар.

Хезмәтләре

Полная теоретико-практическая школа, или Руководство к достижению правильной и основательной игры на фортепиано. СПб., 1850.

Әдәбият

Кантор Г.М., Карпова Е.К.Музыкальное образование в Казани в XIX в. // Из истории музыкальной культуры и образования в Казани. К., 1993;

Порфирьева Е.В. Музыкальное образование в Казани в XVIII — начале XX века (становление и развитие): Автореф. дис. ... К., 2004.