Биографиясе

1925 елның 25 мартында Мамадыш кантоны Песәк авылында туа.

1950 елда Казан юридик институтын, 1953 елда Казан университетының иҗтимагый фәннәр укытучыларын әзерләү курсларын (сәяси икътисад бүлеге) тәмамлый.

1953–1963 елларда Казан авиация институтында сәяси икътисад кафедра укытучысы.

1963–2000 елларда Казан пеагогика университетында эшли (1964 елдан сәяси икътисад, 1991–2000 елларда икътисад теориясе кафедра мөдире).

2000 елдан Казан техник университетының икътисад теориясе кафедра профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Төп хезмәтләре XX йөз башларында татар халкында, фәннең аерым бүлеге буларак, социаль-икътисади фикер формалашу тарихына һәм проблемаларына карый.

Ф.Г.Газизуллин – икътисади интеграциягә, югары уку йортларында икътисад теориясен укытуның фәнни методологиясенә багышланган хезмәтләр авторы.

1945 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парадында катнаша.

1997 елдан Татар энциклопедиясенең икътисад бүлеге фәнни мөхәрририяте рәисе.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Файзханов и формирование системы экономических взглядов в татарской литературе // Уч. зап. Казан. пед. института. 1975. Вып. 141;

Дорогой к правде. Казань, 1979;

Социально-экономическая мысль татарского народа как феномен его духовной культуры. Казань, 1999.

Әдәбият

Абдуллин Я., Нугаев Р. Очерки истории экономической мысли татарского народа // Коммунист Татарии. 1979. № 8.