Эчтәлек

Гомер еллары: ? — 8.7.1647, Мәскәү.

Н.В.Шереметевның оныгы, В.П.Шереметевның абыйсы.

«Болгавыр заман» чорында 1 нче рус ополчениесендә катнаша (1611); ополчениенең таркалуында төп гаеплеләрнең берсе, аның җитәкчеләреннән булган П.П.Ляпуновны үтерүдә катнаша.

Д.М.Пожарскийның шәхси дошманы.

Озак кына вакыт җәбер-золымга дучар була.

1634–1636 елларда Казанда 1 нче воевода.

1640 елдан Владимир мәхкәмә приказы судьясы.

Әдәбият   

Барсуков А.П. Род Шереметевых. СПб., 1881. Кн. 4.                        

Автор — Е.В.Липаков