Эчтәлек

Аит Бики улы (1731–1797 еллар), ике династия – Замановлар һәм Аитовларның сәүдә династияләрен нигезләүче. Тире эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Аның уллары: 1) Исай Аит улы (? – 1812 елдан соң) Иске Татар бистәсендә сабын кайнату заводы хуҗасы (1812 елда 5 казан эшләгән, ел саен 5 мең пот сабын җитештергән). 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышын бастыруда катнашканы өчен Андреев тасмалы алтын медаль белән бүләкләнә. Бертуганы Даут белән Икмәк базарында (шәһәрнең үзәк өлешендә) 12 кечкенә кибет тота. Хәят Исай улына (? - ?) Иске Татар бистәсендә сабын кайнату заводы мирас булып кала; Әхмәт Исай улы (? - ?) Пләтәндәге сабын кайнату заводыды хуҗасы (елына 5 мең пот сабын җитештерә). Икмәк базарында 5 кечкенә кибет тота. Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен медальләр белән бүләкләнә. Аның балалары – Мостафа һәм Мөхәммәтвәли сабын кайнату белән шөгыльләнүләрен дәвам иттерәләр. Мөхәммәтвәли Яңа Татар бистәсендә кәҗүл заводы тота. Салих Мостафа улы (? – 1868 ел) 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, сабын кайнату заводы, ике катлы агач йорт хуҗасы. Үлгәннән соң түли алмаслык бурычлы дип игълан ителә.

2) Даут Аит улы (? – 1805 ел тирәсе), Пләтәндәге шәм һәм сабын кайнату заводлары хуҗасы. Аның эшен улы Йосыф һәм оныгы Мостафа дәвам иттерә. Соңгысы 1842 елда Казанда коелма шәмнәрне иң күп җитештерүчеләрнең берсе булып санала.

Әдәбият

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань, 1998.

Автор – Л.М.Свердлова