1921 елда ТАССР ХКС һәм Татарстан профсоюзлар советы органы (айга 2 тапкыр чыга), 1922 елдан — ТАССР ХКС каршындагы Икътисади совет, 1926 елдан ТАССР Дәүләт план комитеты журналы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921–1934 елларда Казанда рус телендә басыла.

Исеме үзгәрә: 1921 елда — «Труд и хозяйство», 1930 елның апреленнән — «Социалистическое хозяйство Татарстана».

Журналны басмага ТАССР Халык Комиссарлары Советының мәгълүмат-нәшрият бүлеге һәм ТАССРның икътисад халык комиссариатлары әзерли.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — А.Н.Злобин, М.А.Эглит, В.М.Горин, Н.-Б.З.Векслин, А.Пусэп, Д.Белик, А.А.Терский, С.З.Эскин.

Актив авторлары арасында — М.И.Борисов, Б.Е.Будде, И.М.Бурдянский, В.Т.Дитякин, К.П.Дьяконов, В.В.Егерев, Т.Г.Ефимов, А.Н.Злобин, В.Мансуров, К.Г.Мохтаров, И.Ф.Победоносцев, В.Ф.Смолин, И.Сотонин, А.А.Труфанов, Ю.Фемидин, М.А.Хәсәнов һ.б.

Юнәлеше

Гражданнар сугышыннан соңгы халык хуҗалыгын торгызу һәм Татарстан икътисадын үстерү мәсьәләләре киң яктыртыла.

Материалларда НЭП сәясәтенең гамәлгә ашырылуы анализлана, сәнәгать һәм а.х.дагы үзгәрешләр тасвирлана.

Журналдагы язмаларга карап, базар реформаларының кысылуы, икътисад белән идарә итүнең команда-бюрократик принциплары кертелү, 1920 еллар ахырында — 1930 еллар башында икътисад теориясендә плюрализм һәм башкача фикер йөртүнең эзәрлекләнүе процессларын күзәтергә була.

«Бюллетень Государственной плановой комиссии РТ» кушымтасы чыгарыла.

Мәскәүнең «Красная печать» журналы 1927 ел өчен икътисади матбугатны күзәтүдә «Социалистическое хозяйство Татарстана»ны милли республикалар арасында чыга торган иң яхшы икътисади журнал дип атый.

Әдәбият

Ковалевский Н. Как построить сеть экономических журналов // Красная печать. 1927. № 9;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

 Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов