Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар ахырында Олы Шәмәк авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан – ТАССРның Буа кантоны Олы Шәмәк волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Шәмәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Победа» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – «Большевик» (үзәк утары – Олы Шәмәк авылы), 1963 елдан, аның исеме үзгәртелеп – «Победа» колхозлары, 1994 елдан – «Победа» күмәк предприятиесе, 2002–2007 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халык саны

1938 елда – 135,
1949 елда – 118,
1958 елда – 146,
1970 елда – 116,
1979 елда – 44,
1989 елда – 23,
2002 елда – 15,
2010 елда –13,
2021 елда – 4 кеше (чувашлар).