Тарихы

Авыл 1678 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Татар Налимы исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чыпта-кап сугу, мичкә ясау, олаучылык, алпавыт утарларында ялланып эшләү таралган була.

Халкы 1735 елдагы фетнә-чуалышта башкортлар ягында, Е.И.Пугачёв җитәкчелегендә 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша: 1773 елның декабрендә – 1774 елның гыйнварь башында авыл Пугачёв готрядының Зәй кальгасен камау алдыннан туплану урыны була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет һәм аның каршында мәктәп (1900 елдан катнаш), су тегермәне эшли. XX йөз башында – шулай ук икмәк саклау һәм сату кибете була; авыл җәмәгатенең имана җире 1558 дисәтинә тәшкил итә.

1825−1838 елларда мәчеттә мулла һәм мөдәррис булып күренекле татар дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол (1768−1838) хезмәт итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 233 хуҗалыкның 62 сендә ат бөтенләй юк, 166 сы – бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1298 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлгән; 169 хуҗалык игенчелек белән беррәттән вак һөнәрчелек кәсепләре белән дә шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан — Сарман, 1935 елның 10 февраленнән — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Сарман, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Налим авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1926−1927 елларда авылда җир эшкәртү ширкәте оештырыла, күмәкләштерү елларында аның базасында “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла (беренче рәисе − Т.Сибгатуллин).

1954 елдан берләштерелгән “Кызыл Таң” колхозы (Нәлим авылы) составында. 1959 елдан авыл – Ленин исемендәге колхозның үзәк утары, аның составына шулай ук Басар, Налим, Натальевка торак пунктлары керә (беренче рәисе – В.Ф.Уразайкин), 1997 елдан – “Налим” авыл хуҗалыгы кооперативы. Хәзерге вакытта “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе (2004 елдан), крәстиян фермер хуҗалыклары эшли (кырчылык, сарык асрау).

1978 һәм 1985 елларда 3 күпер төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (2017 елга кадәр урта мәктәп, 1984 елда ике катлы бина төзелә), “Чулпан” балалар бакчасы (2011 елдан, 2016 елдан мәктәп филиалы), мәдәният йорты (аның каршында 1987 елда “Әллүки” фольклор ансамбле оештырыла), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты эшли (барысы да 1987 елда төзелгән бинада).

1990 еллар башында элеккеге китапханә бинасында мәчет ачыла, 1997 елда А.М.Хәким акчасына яңа мәчет салына.

Зиратта татар эпиграфикасы истәлекләре – известьташтан ясалган XVIII−XIX йөз кабер ташлары сакланган.

Күренекле кешеләре

Ф.Р.Сибгатуллин (1973 елда туган) − ТРның атказанган артисты;

Ә.Г.Таҗетдинов (1927−1990) – тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган юристы, ТАССР юстиция министры (1971−1987 елларда);

А.М.Хәким (1955 елда туган) – очучы-сынаучы, “Казан” халыкара аэропортының генераль директоры (1997−2002 елларда), “Тулпар” компанияләр группасы директорлары советы рәисе;

Н.М.Хафизова (1950 елда туган) – җирле хуҗалык хезмәткәре, РСФСР Югары Советы депутаты (1980−1984 елларда), III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 458,
1870 елда – 591,
1897 елда – 1024,
1913 елда – 1231,
1920 елда – 1319,
1926 елда – 594,
1938 елда – 581,
1949 елда – 607,
1958 елда – 517,
1970 елда – 447,
1979 елда – 382,
1989 елда – 317,
2002 елда – 345,
2010 елда – 339,
2017 елда – 317 чкеше (татарлар).