Биографиясе

1909 елның 21 ноябре, хәзерге Алтай краеның Икенче Поломошново авылы – 1983 елның 3 октябре, Мәскәү.

Әсәрләре 1927 елда басыла башлый.

1931–1941 елларда ТАССР районнарында, «Красная Татария» газетасында (1935 елдан) эшли.

1939 елда Ә.Вәлиев белән берлектә «Освобождение Казани от белоинтервентов в 1918 году» дигән китап, М.Савосин белән берлектә Хәсән күле тирәсендә барган героик сугышлар турында хикәяләр («За Родину» җыентыгында басылган, 1939) яза.

«В половодье» (1940) җыентыгына кергән хикәяләре, «Бессмертие» (1940) тарихи-революцион повесте Кама буенда гражданнар сугышы вакыйгаларына нигезләнеп язылган.

М.С.Бубеннов Бөек Ватан сугышы еллары тасвирланган «Белая берёза» (1 нче китап, 1947, СССР Дәүләт бүләге, 1948; 2 нче китап, 1952), чирәм җирләрне күтәрүчеләр турындагы «Орлиная степь» (1959), яшь төзүчеләр, Себерне үзләштерүчеләргә багышланган «Стремнина» (1970) романнары белән таныла.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Собрание сочинений: в 4 т. М., 1981–1982.

Әдәбият

Ачкасова Л.С. Творчество М.С.Бубеннова: автореф. дис. ... Казань, 1953.

Автор – Л.С.Ачкасова