Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Донауровский Урай, Богородское исемнәре белән искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чүлмәк ясау, челтәр үрү тарала. Бозиннар нәселе чүлмәкчеләре осталыклары белән аерылып тора (аларның эшләнмәләре Балык Бистәсе базарына чыгарыла).

Авылда сенатор И.Донауров утары була, соңрак утар кызы Е.И.Донаурова милкенә күчә (утарга җәйге чорда килә; һөнәрчелек үсешенә булышлык итә, челтәрче осталарга зур заказлар бирә).

XX йөз башында Казан Мәрьям Ана чиркәве, бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе (1888 елдан, 1915 елда 51 ир бала һәм 20 кыз бала укый), 4 чүлмәк ясау урыны, казна шәраб, 2 сыра, 2 бакалея кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1326 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер –Олы Кульга авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда – «Новый Урай», 1946 елда «Сталинский путь» (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) колхозлары оештырыла. 1962 елдан авылда – «Новая жизнь» (үзәге – Олы Кульга авылы), 1992 – 1999 елларда аерылып чыккан «Дон-Урай» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча Лаеш районы торак пунктларында, «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә (Лаеш районы Усад авылы) хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 1990 елга кадәр клуб эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Дон-Урай I һәм II авыллыклары (гомумболгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

В.И.Барабанов (1937 елда туган) – химик, техник фәннәр кандидаты, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 523 ир-ат;
1859 елда – 779,
1897 елда – 911,
1908 елда – 1205,
1920 елда – 1184,
1926 елда – 1180,
1989 елда – 132,
2002 елда – 161,
2010 елда – 111,
2020 елда – 131 кеше (руслар – 58%, татарлар – 39%).