Проектның авторы һәм җитәкчесе – Россиянең халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Л.Г. Кустабаева.

«Сәйдәш» мәдәни үзәге муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән үткәрә.

Исеме борынгы татар халык җырыннан алына.

Казан сөлгесе – сабантуй символы; чигеп ясалган милли орнаментның матурлыгы; сабантуйның төп бүләге; оста җайдакларга һәм батырларга бүләк; кеше ниятенең пәкълеге символы.

Этно-мәдәни музыкаль форум Россия һәм бөтен дөнья халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклап калуга һәм таратуга юнәлдерелә. 2016 елдан, ел саен 28-30 август көннәрендә үткәрелә. 2019 елдан башлап «Казан – ЮНЕСКО музыкаль шәһәре» программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Фестиваль-конкурс вокал, хореография, инструменталь башкару – соло һәм ансамбльләр, шулай ук җыр һәм бию ансамбле номинацияләрдә үткәрелә. Фестиваль форматының уникальлеге яшь буенча чикләүләр булмау, шулай ук һөнәри һәм үзешчән башкаручылар, иҗади уку йортлары укучыларының конкурста катнашуыннан гыйбарәт.

Фестиваль-конкурс халыкча башкару осталарын ачыклауга, тәҗрибә уртаклашуга, башкару осталыгын арттыруга, халыкның төрле катламнарында халык мәдәнияте кыйммәтләренә тартуга ярдәм итә.  Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасын булдыруга зур өлеш кертә.

2019 елда фестиваль Россиянең 20 төбәгеннән: Татарстан, Башкортстан, Чечен Республикасы, Саха (Якутия), Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Марий Эл, Мәскәү, Чиләбе, Тула, Свердловск, Саратов, Самара, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Пермь, Краснодар, Камчатка крайларыннан, шулай ук Әрмәнстан, Казахстан, Төркмәнстан, Әзербайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстаннан һәм Төркиядән 1500 дән артык катнашучыны колачлады.

30 августта Татарстан Республикасы көнен һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итү кысаларында «Иске Татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгы территориясендә конкурс лауреатларының Гала-концерты үткәрелә. Конкурсның Гран-при бүләге – чиккән Казан сөлгесе.