Тарихы

Авыл 1676 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Чувай исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элеккеге керәшен татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепләре: көпчәк, чана ясау, дуга бөгү, чабата үрү, чыпта һәм киндер сугу таралган була.

Авыл халкы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында, 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларында актив катнаша.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда су тегермәне эшли.

Башта авыл Зәйдәге Крестовоздвиженье чиркәве приходына карый. 1885 елда биредә бер класслы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла. 1887−1889 елларда вакытлыча булган Никола чиркәве (1854 ел) урынына Алабуга сәүдәгәре И.Г.Стахеев һәм приход кешеләре акчасына епархиа архитекторы А.В.Перкиц пректы буенча агачтан Троица Живоначальный чиркәве салына; 1896 елгы янгыннан соң, яңадан төзелә һәм 1897 елда кабаттан изгеләндерелә (1935 елда ябыла; хәзер эшләми; дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында миссионерлык мәктәбе (1910 елда яңа бина төзелә), бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли; авыл җәмәгатенең имана җире 1404 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 188 хуҗалыкның 37 сендә ат бөтенләй юк, 153 е – бер, ике, 18 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1704 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 382 бал корты оясы теркәлгән. 167 хуҗалык авыл хуҗалыгы белән беррәттән вак һөнәрчелек кәсепләре белән дә шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан — Сарман, 1935 елның 10 февраленнән — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Баграж авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Ленин юлы” колхозы оештырыла. 1954 елда аңа Урта Баграж авылы кушыла. 1959 елдан берләштерелгән Вахитов исемендәге колхоз, 1970 елдан – “Үрнәк” совхозы (икесе дә – Урта Баграж авылы) составында. 1991 елдан мөстәкыйль “Баграж” совхозы (1998 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2004 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе (бөртекле кырчылык, ит терлекчелеге, шикәр чөгендере үстерү).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла (1927 елда яңа бина төзелә), 1931 елда – җидееллык, 1937 елда – урта, 1944 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык (1964 елда яңа бина төзелә, 1968 елда – интернат), 1969 елда – урта, 1976 елда − тулы булмаган урта (1991 елда яңа бина төзелә), 2017 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә (Сарсаз-Баграж тулы булмаган урта мәктәбе филиалы).

 2013 елда Н.М.Иванов башлангычы белән авылда Ф.П.Симашев музее оештырыла, аның спортта алган бүләкләре һәм спорт кирәк-яраклары, шәхси әйберләре, документ һәм фоторәсемнәре куелган.

Авылда шулай ук китапханә (2001 елдан), мәдәният йорты (2004 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1976 елдан) бар.

2016 елда кәшәнә төзелә.

Күренекле кешеләре

М.Е.Герасимов (1935−2019) – геология-минералогия фәннәре докторы, Крым геофизика экспедициясенең баш геофизигы (1997−2014 елларда);

Ф.П.Симашев (1945−1997) – СССРның атказанган спорт остасы, чаңгыда узышу буенча СССР, дөнья, Олимпия уеннары (1972 ел) чемпионы,”Почет билгесе” ордены кавалеры, аның хөрмәтенә истәлек стеласы куелган, мәктәп укучылары арасында ел саен район күләмендә чаңгы ярышлары уздырыла.

Күренекле язучы А.М.Гыйләҗевнең (1928−2002) балачагы һәм яшьлек еллары Югары Баграж авылында үтә.

Халык саны

1859 елда – 390,
1897 елда – 903,
1926 елда – 1098,
1938 елда – 982,
1949 елда – 717,
1958 елда – 610,
1970 елда – 498,
1979 елда – 333,
1989 елда – 222,
2010 елда – 231,
2017 елда – 192 кеше (керәшен татарлар).