Чын исеме Адольф.

Биографиясе

1927 елның 3 июне, Киров өлкәсенең Глушки авылы – 1993 елның 5 мае, Казан.

Киров өлкәсе драма театры каршындагы студияне һәм музыкаль училищесен тәмамлый (1949 ел).

1946–1953 елларда – Киров яшь тамашачылар театрында, 1953–1954 елларда – Тува автономияле өлкәсенең Кызыл шәһәр театрында.

1954 елдан – Казан Яшь тамашачылар театрында, аның сәхнәсендә 100 дән артык роль башкара.

Иҗаты

Ачык комедия сәләтенә ия актёр, комик гротеск элементларына тартыла, эпизодлар, импровизацияләр остасы.

Һәр ролендә социаль һәм психологик портретның төгәллегенә, тулы ачылышына ирешә, ул тудырган портрет артында аерым образ гына түгел, иҗтимагый тормыш вакыйгалары чагыла. Бу җәһәттән аеруча әһәмиятле рольләре – Простаков («Җитлекмәгән егет», Д.И.Фонвизин), Жевакин («Өйләнү», Н.В.Гоголь), Узгынчы («Трень-брень», Р.П.Погодин), Золотуев («Июньдә хушлашу», А.В.Вампилов).

В.А.Глушков – рус реалистик мәктәбе тарафдары, аның иҗатында тирән психологизм белән тышкы кыяфәтенең күркәмлеге бергә кушыла, ул детальләргә, мимика һәм кул хәрәкәтләренә игътибар бирә, үзе тудырган һәр образга аңа гына хас яшәү манерасын таба белә. Чагылдыру чараларының киң диапазонына ия буларак, аның үткен сатирик рольләре дә (Бургомистр – «Аждаһа», Е.Л.Шварц), драматик рольләре дә (Каширин – «Алёша Пешков», И.А.Груздев, О.Д.Форш) бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык була.

Характерның көлкеле күренешләрендә дә В.А.Глушков кеше язмышының төрлелеген, кайвакытта драматик халәтен күрә һәм күрсәтә белә: Заморыш («Җәйге төндә күргән төш», Шут («Ялгышлар комедиясе», У.Шекспир). Аның геройлары бер үк вакытта көлкеле дә, үзләренә карата кызгану хисләре тудырып, дулкынландырырлык та булалар; тамашачыга гадәти генә булып күренгән вакыйганың да кире, социаль зарарлы ягын ачык күрергә ярдәм итеп, куркыныч та тоелалар.

Татар драматургиясендә В.А.Глушков тудырган әһәмиятле образлар – Мөхәммәтхан Мәүлетов («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт), Әхмәтша мулла («Умырзаялар», Ю.Әминев), Шәйхулла бай («Тапкыр егет», Д.Аппакова).

Күп кенә әкияти спектакльләрдә уйный.

Казан Яшь тамашачылар театрының әйдәп баручы актёрларыннан берсе була.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980;

Благов Ю.А. Казанский театр юного зрителя. Казань, 1986.                     

Автор – Ю.А.Благов