Тарихы

Авылга 1906−1911 елларда П.А.Столыпин реформасын тормышка ашыру барышында Зәйдән күчеп килүчеләр нигез сала. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 302 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Зәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – П.Клепиков), 1957 елда А.Пушкин исемендәге колхозга үзгәртелә, 1959 елдан берләштерелгән XXI партсъезд исемендәге колхоз (Аксар авылы), 1998 елдан – “Нур” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан – “Зәй азык-төлек компаниясе” агрофирмасы составында, 2006 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе эшли (кырчылык, терлекчелек).

Авыл янында Бөгелде ком-вак чуерташ кушылмасы чыганагын эшкәртү эшләре алып барыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1930−1959 елларда авылда җидееллык мәктәп эшли (Мирный поселогына күчерелә, хәзер Зәй).

1990 елларның беренче яртысына кадәр авылның көньяк читендә Кама аръягы саклану сызыгы калдыклары саклана.

Халык саны

1913 елда – 168,
1920 елда – 172,
1926 елда – 209,
1938 елда – 185,
1949 елда – 226,
1958 елда – 272,
1970 елда – 244,
1979 елда – 155,
1989 елда – 84,
2002 елда – 106,
2010 елда – 121,
2017 елда – 137 кеше (руслар – 65%, татарлар – 27%).