Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, агач эшкәртү, кышын олаучылык таралган була.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет (1830 елга кадәр төзелә) һәм мәктәп була.

XX йөз башында шулай ук 2 икмәк саклау һәм сату кибете һәм тимерчелек эшли.

1907 елда мәчет янып китә, 1910 елда яңасы ачыла. 1914 елда икенче мәхәллә мәчете төзелә (1928 елда ике мәчет тә ябыла, аларның бинасы мәктәпкә һәм клубка бирелә, манаралары 1935 һәм 1961 елларда киселә). Шулай ук ир балалар өчен 2 һәм кыз балалар өчен бер мәктәп эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1695 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 238 хуҗалыкның 11 ендә ат бөтенләй юк, 166 сы – бер, ике, 11 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 2201 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлгән.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Пәнәче авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Шәрекъ” колхозы оештырыла, 1959 елдан ул «Якты Йолдыз» колхозы (Кадер авылы) составында. 1991 елдан бүленеп чыккан “Таң” колхозының үзәк утары (1998 еллардан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

2005 елдан “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсендә (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1928 елдан мәчет бинасында), 1972 елда − сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1989 елда – урта, 2011 елдан төп гомуми белем бирү мәктәбенә үзгәртелә, 2016−2017 елларда – башлангыч мәктәп.

2016 елга кадәр “Миләш” балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты (1930 елдан, 2019 елдан яңа бина төзелә; 2010 елдан аның каршында “Чишмә” балалар фольклор ансамбле эшли), китапханә (1966 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1948 елдан), мәчет (1992 елдан), төзекләндерелгән чишмәләр бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Т.Бәдретдинов (1951 елда туган) – спортчы (мотоцикл һәм автомобиль спорты), ТРның, РФнең атказанган спорт остасы.

Халык саны

1795 елда – 97 ир заты;
1859 елда – 498,
1897 елда – 963,
1913 елда – 1317,
1926 елда – 878,
1938 елда – 802,
1949 елда – 714,
1958 елда – 683,
1970 елда – 741,
1979 елда – 609,
1989 елда – 415,
2002 елда – 345,
2010 елда – 329,
2017 елда – 320 кеше (татарлар).