Тарихы

Авыл 1646 елдан Починок Улитин буларак билгеле. Зөя Успение Богородица монастыре карамагында була. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Югары Карамалы Тауның Тихвин чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1903 елда 9 ир бала һәм 8 кыз бала укый), 2 тегермән, тире эшкәртү йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 615 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный металлист” колхозы оештырыла. 1958 елдан − зурайтылган “Приволжье” колхозы (үзәк утары Протопоповка авылында), 1971 елдан “Зеленодольск” совхозы (үзәк утары шәһәр тибындагы Карамалы Тау поселогында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2002−2003 елларда “Зеленодольск” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында.

Авыл янында “Собакино күле” ТРның табигать истәлеге (1978 ел) урнашкан

Халык саны

1782 елда — 219 ир заты;
1859 елда — 701,
1897 елда — 720,
1908 елда — 787,
1920 елда — 589,
1926 елда — 688,
1938 елда — 550,
1949 елда — 311,
1958 елда — 325,
1970 елда — 242,
1979 елда — 147,
1989 елда — 36,
2002 елда — 18,
2010 елда — 33,
2018 елда — 19 кеше (руслар — 42%, таҗиклар — 37%, татарлар — 21%).