Тарихы

Авыл 1647−1652 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Утяково буларак та мәгълүм. XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1887 елда яңа мәчет салына.

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 30 ир бала һәм 20 кыз бала укый), вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 433 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Өтәшкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Р.Люксембург исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Ф.Х.Сафин). 1957 елдан авыл зурайтылган Фрунзе исемендәге (үзәк утары Өтәшкә авылында), 1959 елдан – “Искра” (үзәк утары Норлат авылында), 1967 елдан “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозлары, 1994 елдан – “Озёрное” крәстиян хуҗалыклары ширкәте (ике хуҗалыкның да үзәк утары Өтәшкә авылында), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” ационерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, терлекчелек).

Халык саны

1782 елда — 36 ир заты;
1859 елда — 190,
1897 елда — 280,
1908 елда — 344,
1920 елда — 292,
1926 елда — 203,
1938 елда — 381,
1949 елда — 196,
1958 елда — 140,
1970 елда — 148,
1979 елда — 110,
1989 елда — 53,
2002 елда — 44,
2010 елда — 33,
2017 елда — 26 кеше (татарлар).