Тарихы

Авыл 1567 елдан Розгилдея Азелева “с товарищи” авылы буларак билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы һәм йомышлы татарлар), 30% тан артыгы чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Бузай авылы мәчете мәхәлләсенә карый. 1907 елда мәчет салына (беренче имам-хатибы – Г.Бикмөхәммәтов, 1941 елда ябыла).

XX йөз башында авылда шулай ук мәдрәсә (1909 елда 20 ир бала һәм 20 кыз бала укый), 3 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 429 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Рус Әҗиле авыл җирлеге составна керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елдан авыл “Комсомолец” колхозы (үзәк утары Рус Әҗиле авлында, 1994 елдан “Комсомолец” күмәк предприятиесе), 2003 елдан “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында. 2004 елда авыл янында елына 45 млн литрга кадәр сөт җитештерүчәнлек белән 6200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән мегаферма төзелә.

Фельдшер-акушерлык пункты эшли (1968 елда төзелә).

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлеге Татар Әҗиле торулыгы табыла (бронза гасырның Казан яны культурасы).

Авылның төньяк-көнбатыш кырыенда Алтын Урда чоры Болгар каберлеге урнашкан, 1469 елгы кабер ташы саклана.

Күренекле кешеләре

Р.Б.Таһиров (1924−2015) – физика-математика фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры

Халык саны

1782 елда — 52 ир заты;
1859 елда — 174,
1897 елда — 385,
1908 елда — 465,
1920 елда — 422,
1926 елда — 394,
1938 елда — 290,
1949 елда — 393,
1958 елда — 321,
1970 елда — 224,
1979 елда — 161,
1989 елда — 122,
2002 елда — 94,
2010 елда — 73,
2017 елда — 65 кеше (татарлар).