Тарихы

Авыл 1551 елда рус кальгасы буларак нигезләнә (Углич тирәсендә әзерләнгән саллар Иделдән агып килә һәм 4 атна эчендә җыела), беренче исеме –Свияжск Иван-шәһәр.

XVI йөзнең икенче яртысыннан өяз шәһәре, эре сәүдә-һөнәрчелек үзәге булып тора. 1565−1567 еллардагы теркәү кенәгәсендә 12 манаралы, 4 ату уемы, 33 тубы, 342 хуҗалыгы, 254 кибете булган кальга буларак билгеләнә. Кальга янәшәсендәге посадта 782 хуҗалык исәпләнә. Зөядә барлыгы 5,5 мең чамасы кеше яши.

XVII йөздә шәһәр үзенең хәрби әһәмиятен саклый. 1708 елдан − Казан губернасында, 1719 елда – Зөя провинция үзәге, 1781 елдан Казан наместниклыгының (1796 елдан губернасының) өяз шәһәре итеп билгеләнә.

1716−1727 елларда Адмиралтейство коллегиясенең арифметика мәктәбе эшли.

Шәһәр зур православие үзәге булып тора. XVIII йөз уртасында Троица-Сергий (1551 елда нигез салына, 1764 елдан соң юкка чыгарыла), Успение Богородица ирләр (1555 елдан, губернада иң зур һәм иң бай монастырьләрнең берсе), Иоанн-Предтеча хатын-кызлар (XVI йөз ахырыннан) монастырьләре һәм 8 чиркәү урнашкан була.

1731 елда Урта Идел буенда миссионерлык эшчәнлеге белән җитәкчелек итүче Яңа чукындырылганнар конторасы, һәм Успение Богородица монастыре каршында әҗнәбиләр балаларын укыту өчен мәктәп (1754 елга кадәр эшли) оештырыла.

XVIII йөз ахырына кадәр шәһәр мөһим сәүдә үзәге булып тора: таможня, ат утары, кабак конторасы эшли, 319 сәүдәгәр яши. Монда Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгород һәм башка җирләрдән сәүдә итүче кешеләр җыела. Соңыннан шәһәр үзенең сәүдә-сәнәгый әһәмиятен югалта. Халыкның төп шөгыле булып балыкчылык, балык тоту кирәк-яраклары бәйләү, өй яны хуҗалыгын алып бару кала.

1817 елда өяз, соңрак ике сыйныфлы шәһәр училищесе (1903 елда 34 ир бала укый), 1853 елда – ирләр (65 укучы), 1861 елда – хатын-кызлар (85 укучы) приход училищеләре, 1885 елда – кызлар өчен чиркәү-приход мәктәбе, 1899 елда – Ольга балалар хезмәт тәрбиясе приюты, 1906 елда – башлангыч һөнәрчелек мәктәбе, 1911 елда − кызлар прогимназиясе (1913−1914 елларда махсус бина төзелә, 1916 елдан гимназия); 1875 елда – 40 ятак-урынга исәпләнгән земство хастаханәсе (махсус төзелгән бинада урнаша) ачыла.

XX йөз башында шулай ук өяз идарәсе органнары урнаша; почта-телеграф бүлеге, телефон станциясе, 2 кунакханә, 4 кунып чыгу йорты, китапханә, 2 пар тегермәне, 11 тимерчелек, 10 төзелеш агачы склады була; ел саен ярминкә (8 июльдә), шимбә саен базар эшли. Җәйге чорда шәһәр халкы гыйбадәт кылучыларның күпләп килүе исәбенә арта.

1918 елда Зөяне КОМУЧ гаскәрләре ала (янында кызылармияче-коммунистлар атып үтерелгән дивар фрагменты саклана һәм аның янында һәйкәл куелган).

Совет чоры авыл өчен таркалыш заманы була. 1920−1930 елларда монастырьләр ябыла, күп кенә храмнар җимерелә. Элекке монастырь биналарында төрле вакытта ашлык саклау, сөт эшкәртү, такта яру һәм башка остаханәләр урнаша.

1928 елдан балалар хезмәт коммунасы, 1936 елдан олылар өчен хезмәт белән төзәтү колониясе (1948 елда шәһәр тибындагы Карамалы Тауга күчерелә), 1956−1994 елларда шул исәптән сәяси репрессия корбаннары (2011 елда Зөядә аларга һәйкәл куела) тотылган ябык типтагы психиатрия шифаханәсе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елдан − ТАССРның Зөя кантоны, 1927 елның 14 февраленнән Зөя районы үзәге. 1931 елныңң 20 октябрендә, Зөя районы бетерелү сәбәпле, Югары Ослан районына бирелә. 1932 елның 1 февралендә шәһәрләр исемлегеннән сызыла һәм авыл җирлегенә кертелә.

1950 еллар уртасында Куйбышев сусаклагычы су белән тулу сәбәпле, җирле халыкның күбесе башка торак пунктларга күчеп китә, дәүләт учреждениеләре һәм торак йортларның шактый өлеше чыгарыла.

1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Югары Ослан, 1997 елның 20 ноябреннән – Зеленодольск районында.

Хәзер аерым Зөя авыл җирлеге булып тора.

Мәгариф

1929 елда акылга зәгыйфь балалар өчен өлкә махсус мәктәбе ачыла (соңыннан интернат-мәктәп, коррекция интернат-мәктәбе, 2009 елда ябыла). Күрмәүче балалар өчен 1938−1968 елларда мәктәп эшли. Хәзерге вакытта авылда тулы булмаган урта мәктәп (элекке прогимназия бинасында), “Островок” балалар бакчасы (2019 елдан мәктәп филиалы), китапханә бар.

Мәдәният

1960 елда Зөя Россиянең тарихи-мәдәни ядкәрләре, 1990 елда РФнең тарихи шәһәрләре һәм торак пунктлары исемлегенә кертелә.

1987 елда ТАССРның Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы ачыла, 2009 елда “Зөя утрау-шәһәре” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее (2015 елдан музей-саклаулык) оештырыла. Музей-саклаулык территориясенең мәйданы 1,02 га тәшкил итә.

Дәүләт саклавында 19 федераль һәм 21 республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты исәпләнә, шул исәптән:

  • Костантин һәм Елена чиркәве (XVI йөзнең икенче яртысы),
  • Троица чиркәве (1551 ел, XVIII – XIX йөзләрдә үзгәртеп салына),
  • Никола чиркәве (1556 ел; XVII – XIX йөзләрдә үзгәртеп салына),
  • Успение соборы (1560 ел; архиепископ Герман XVI йөздә фрескалар белән төзетә),
  • Сергий чиркәве (1570−1604 еллар),
  • Успение монастыренең архимандрит (XVII йөзнең икенче яртысы) һәм борадәрләр (XVIII йөз) корпусы,
  • монастырь училищесе бинасы (XVII йөз ахыры – XVIII йөз башы),
  • “Хәсрәтлеләр юанычы” Мәрьям Ана иконасы соборы (1898 ел).

Шәһәр училищесе (1913−1914 еллар), земство управасы архивы биналары (XIX йөз ахыры – XX йөз башы), казна корылмалары (1838 ел), земство хастаханәсе (1875 ел), һөнәрчелек мәктәбе бинасы ( XIX йөз уртасы) һәм янгын сүндерү олавы (1877 ел), XIX йөз – XX йөз башы торак йорт биналары һәм башкаларны үз эченә алучы революциягә кадәрге Россиядә иң яхшы хәлдә сакланып калган гадәти өяз шәһәрләре ансамбльләренең берсе.

Зөя тарихы (2009 ел), Гражданнар сугышы (2016 ел), рәссам Геннадий Архиреев (2017 ел), “Татар бистәсе” агач археологиясе(2018 ел) музейлары; XVI йөзнең икенче яртысы хәрби лагерь мохите белән “Ленивый торжок” тарихи реконструкцияле интерактив комплекс (2012 ел), “Иске суэтем каланчасы” күргәзмәләр залы (2014 ел), Сәнгать галереясы (2017 ел) ачыла.

1997 елдаЗөя Успение Богородица монастыре дин тотучыларга кайтарыла, 2017 елда аның архитектура ансамбле ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә.

2010 елдан җирле тарихи-мәдәни объектларны торгызу һәм реставрацияләү, туристлык инфраструктурасын үстерү белән “Возрождение-Яңарыш” ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды шөгыльләнә (попечительләр советы рәисе М.Ш.Шәймиев).

Зөянең хәзерге үсеше зур музей-туристлык үзәгенә әверелүе белән бәйле. 2008 елда авылны яр белән тоташтыручы дамба салына, 2011 елда елга вокзалы, автобус станциясе, мәгълүматлар үзәге булдырыла. Ел саен 510 меңнән артык турист булып китә (2018 ел).

Төрле мәдәни чаралар үткәрелә: театр һәм фольклор коллективлары чыгышлары, тарихи фетхование, традицион ук һәм арбалеттан ату турнирлары, фәнни-гамәли конференцияләр һәм башкалар үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Г.Н.Архиреев (1949−2007) – рәссам;

Г.А.Елизаров (1900−1979) − механик-уйлап табучы, 1929 елда СССРда беренче “Яңалиф” язу машинасы уйлап табучыларның һәм җитештерүне оештыручыларның берсе (А.Шәехгали белән), ”Пишмаш” Казан заводы директоры (1944−1946 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

В.В.Кухарчук (1941 елда туган) – кардиолог, медицина фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Халык саны

1782 елда — 452 ир заты;
1859 елда — 1274,
1897 елда — 2365,
1908 елда — 2991,
1926 елда — 2600,
1938 елда — 2769,
1949 елда — 2547,
1958 елда — 1578,
1970 елда — 1464,
1979 елда — 1176,
1989 елда — 747,
2002 елда — 268,
2010 елда — 276,
2017 елда — 236 кеше (руслар — 93%).