Тарихы

Авыл 1613−1616 еллардан Сәйтәк авылы буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кече Синтәк, Кече Күлбаш буларак та мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (лашманлык хезмәтенә беркетелгән элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балта эше һәм башмак тегү кәсепчелеге таралган була.

1889 елда биш вакытлы мәчет, 1898 елда – мәхәллә мәчете (беренче имам-хатибы – Г.Т.Максутов) төзелә.

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 30 ир бала һәм 20 кыз бала укый). Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 224,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Карагуҗа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Авыл 1957 елдан − “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1965 елдан”Мичурин” яшелчәчелек совхозлары составында (үзәк утары Олы Карагуҗа авылында, 1994 елдан “Мичурин” күмәк предприятиесе, 2002−2013 елларда җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халык саны

1782 елда — 25 ир заты;
1859 елда — 114,
1897 елда — 192,
1908 елда — 242,
1920 елда — 207,
1926 елда — 277,
1938 елда — 264,
1949 елда — 200,
1958 елда — 127,
1970 елда — 159,
1979 елда — 98,
1989 елда — 53,
2002 елда — 42,
2010 елда — 26,
2018 елда — 21 кеше (татарлар).