Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1920 елларда нигезләнә, Яшел Үзән районының торак пункты буларак 1959 елда теркәлә.

Хәзер Раифа авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1921 елда Н.К.Вехов җитәкчелегендә 0,45 га мәйданда Казан университетының урман факультеты дендрология питомнигы, 1927 елда М.Л.Стельмахович җитәкчелегендә “Америка”, “Европа”, “Азия” секция экспозицияләре белән 3,8 га мәйданда коллекция участогы булдырыла. 1934 елдан Татарстан урман тәҗрибә станциясе карамагында.

1936 елда дендрарий территориясе 21,5 га га зурайтыла; торак пунктларны яшелләндерү өчен үсентеләр үстерү питомнигы оештырыла. Дендрарий коллекциясендә агаччыл үсемлекләрнең барлыгы 500 төре һәм төрчәсе исәпләнә.

1960 елдан Идел-Кама табигать саклаулыгы составында, администрациясе поселок территориясендә урнашкан.

Мәдәният

1960 еллар ахырыннан Табигать музее эшли. Клуб була.

Поселокта Карасиха карст күле урнашкан.

Күренекле кешеләре

Поселок белән селекционер-дендролог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы − Н.К.Веховның (поселокта аның исеме белән урам атала); зоолог, зоогеограф – В.С.Поярковның (1970−1983 елларда Идел-Кама саклаулыгы директоры урынбасары булып эшли) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1958 елда — 601,
1970 елда — 694,
1979 елда — 539,
1989 елда — 415,
2002 елда — 320,
2010 елда — 273,
2017 елда — 338 кеше (руслар — 70%, татарлар — 26%, чуашлар — 4%).