Тарихы

Авыл XVII йөзнең икенче яртысыннан билгеле. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахырында алпавытлар арасында − С.Я.Ульянов, XIX йөзнең беренче яртысында Е.М.Пивоварова-Покровская, В.В.Обуховлар бар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1869 елда земство мәктәбе ачыла (1903 елда 40 ир бала һәм 19 кыз бала укый).

Авыл Өтәк авылының Тихвин чиркәве приходына карый. 1908 елда агачтан Тихвин-Богородица чиркәве төзелә.

XX йөз башында шулай ук волость идарәсе, пристав фатиры һәм атлы полиция сагы отряды урнаша; җил һәм су тегермәннәре, 2 тимерчелек, ярма яргыч, казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 450,21 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Рус Әҗиле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Комсомолец” колхозы оештырыла, 1958 елда зурайтыла, аның составына шулай ук Карашәм, Рус һәм Татар Наратлысы, Татар Әҗиле торак пунктлары керә (1994 елдан “Комсомолец” күмәк предприятиесе), 2003 елдан авыл “Кызыл Шәрык Агро” бүлекчәсе составында (кырчылык, дуңгыз асрау).

Мәгариф һәм мәдәният

2009 елга кадәр урта мәктәп эшли. Фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Халык саны

1782 елда — 41 ир заты;
1859 елда — 289,
1897 елда — 457,
1908 елда — 575,
1920 елда — 521,
1926 елда — 537,
1938 елда — 599,
1949 елда — 245,
1958 елда — 169,
1970 елда — 170,
1979 елда — 157,
1989 елда — 126,
2002 елда — 131,
2010 елда — 135,
2017 елда — 134 кеше (татарлар — 72%, руслар — 27%).