Тарихы

Авыл 1565−1567 еллардан, Зөя соборы протопопына караучы Пустошь Кеземет, XVII йөздә Зөя Успение Богородица монастыре карамагындагы Куземетева авылы буларак билгеле.

1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Исак авылының Богоявление чиркәве приходына карый.

XX йөз башындаавылда чиркәү-приход мәктәбе (16 ир бала һәм 7 кыз бала), 4 тегермән, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 234 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Опора” колхозы оештырыла. 1951 елдан авыл – зурайтылган “Приволжье” колхозының үзәк утары, аның составына Олы һәм Рус Шырданы, Олы һәм Кече Йорт, Югары һәм Түбән Карамалы Тау, Исак, Кочемирово, Мизиново, Селище Говядино, Улитино торак пунктлары керә. 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан “Приволжье” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2003−2011 елларда “Свияга” ябык акционерлык җәмгыяте (сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп һәм “Колосок” балалар бакчасы эшли. Китапханә бар.

Халык саны

1782 елда — 76 ир заты;
1859 елда — 464,
1897 елда — 497,
1908 елда — 460,
1920 елда — 475,
1926 елда — 545,
1938 елда — 582,
1949 елда — 490,
1958 елда — 419,
1970 елда — 222,
1979 елда — 447,
1989 елда — 510,
2002 елда — 576,
2010 елда — 544,
2018 елда — 625 кеше (руслар — 72%, татарлар — 20%, чуашлар — 3%).