- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы авыл. Зеленодольск шәһәреннән 18 км көнчыгыштарак, Казан − Түбән Новгород автомагистрале янында урнашкан
Авыл 1920 елларда нигезләнә.
Нигез салынган көннән ТАССРның Арча кантоны Ильинский волостенда. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Октябрь авыл җирлеге составына керә. 2000 еллардан коттедж поселогы буларак үсеш ала.
1981 елдан авыл янында Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты фәнни-укыту базасы эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.