- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы поселок. Зеленодольск шәһәреннән 23 км көнчыгыштарак, Казан − Канаш тимер юл линиясендә, Куйбышев сусаклагычы яры буенда урнашкан
Революциягә кадәрге чорда поселок урынында таза тормышлы Казан кешеләренең дачалары урнашкан була. 1894 елда Лаврентьево тимер юл тукталышы платформасы төзелә (беренче дача хуҗаларының берсенең исеме белән), соңыннан Обсерватория дип йөртелә башлый. 1899 елда метеорология станциясе ачыла, 1899−1901 елларда Казан губерна архитекторы Ф.Н.Малиновский проекты белән төп корпус, рефрактор, гелиометр павильоннары, Казан университетының Астрономия обсерваториясенең торак йортлары төзелә (1903 елдан Энгельгардт обсерваториясе, 1931 елдан В.П.Энгельгардт исемендәге; архитектура истәлеге).
Хәзерге поселок 1919 елда оештырыла. 1930−1940 елларда шулай ук 3 нче номерлы совхоз поселогы, Кызыл Октябрь исемнәре дә кулланыла.
Оештырылган көненнән ТАССРның Арча кантоны Ильинский волостенда. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Октябрь авыл җирлеге үзәге.
1918 елда Паратск суднолар ремонтлау остаханәләренең сөтчелек фермасы, соңрак 3 нче номерлы совхоз оештырыла. 1960 елдан “Юдино” нәселле кошчылык совхозы (үзәк утары Залесный поселогында, 1965 елдан − Осиново авылында), 1999 елдан “Юдино” нәселле кошчылык репродукторы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бүлеге, 2003−2013 елларда “Марс” крәстиян фермер хуҗалыгы эшли (җитәкчесе – М.Ш.Алиев).
1970−1990 елларда поселок нык үсеш ала һәм төзекләндерелә, күп кенә социаль һәм мәдәни-көнкүреш, инфраструктура объектлары, күп фатирлы торак йортлар төзелә.
1921 елда табибләр С.С.Зимницкий, В.Ф.Орловский, А.Г.Терегулов тырышлыгы белән национализацияләнгән дачалар (берсе сакланган, архитектура истәлеге) базасында туберкулез диспансеры ачыла, хәзер балаларны туберкулездан дәвалау санаторие (аның составында − үпкә авыруы һәм сөяк туберкулезы бүлекләре, тулы булмаган урта мәктәп, 1987елда дәвалау корпусы, 1997 елда хезмәткәрләр өчен торак йорт төзелә).
1939 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1968 елдан – урта мәктәп. Шулай ук “Белочка” балалар бакчасы (1970 елдан, 1980 елдан яңа бинада), балалар музыка мәктәбе (1993 елдан), мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә 1978елдан), табиблек амбулаториясе, мәчет (1994 елдан), апостолларга тиң кенәз Владимир чиркәве (1999 елдан) эшли.
2015 елдан чиркәү тарафыннан ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары катнашы белән “Красно Солнышко” дин-фольклор фестивале уздырыла.
1930−1950 елларда обсерваториядә китапханә, телескоп һәм метеор бүлеге павильоннары төзелә. 2011−2013 елларда Казан федераль университетының А.А.Леонов исемендәге планетарие булдырыла.
Поселок тирәсендә археология истәлекләре:I, II Обсерватория туктаулыгы (бронза гасырның Маклашеевка культурасы), III (неолит һәм энеолит дәвере Балахна һәм Волосово культуралары, бронза гасырның Казан яны культурасы), IV (соңгы бронза гасырның Маклашеевка культурасы) Обсерватория туктаулыклары табыла.
Л.А.Нефедьев (1947 елда туган) – физик-оптик, физика-математика фәннәредокторы;
Ю.А.Нефедьев (1955 елда туган) – астроном, физика-математика фәннәре докторы;
Р.Ә.Фәхретдинова (1959 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, профессор.
Поселок белән астроном, физика-математика фәннәре докторлары, обсерватория директорлары: Д.И.Дубяго (1901–1918 елларда); М.А.Грачёв (1918–1925 елларда); А.А.Яковкин (1925–1931 елларда), Д.Я.Мартынов (1931–1954 елларда), А.Д.Дубяго (1954–1958 елларда), А.А.Нефедьев (1958–1976 елларда), О.И.Белькович (1976–1991 елларда), Н.А.Сәхибуллин (1991–2008 елларда), Ю.А.Нефедьевның (2008 елдан); шулай ук обсерваториянең астрофизика бүлеге мөдире (1958 елдан), директоры урынбасары (1960–1970 ) М.И.Лавровның (1927–2002 елларда) тормышлары бәйле.
Обсерватория каршында зират бар, анда Д.И.Дубяго (1849–1918), В.П.Энгельгардт (1828–1915, 2014 елда васыяте буенча Дрезден шәһәреннән көле күчерелә) төрбәләре; М.А.Грачёв (1866–1925), И.А.Дюков (1888–1961), А.Д.Дубяго (1903–1959), А.А.Нефедьев (1910–1976) каберләре урнашкан.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.