Тарихы

Авыл Мөхәммәдәмин хан биләмәсе буларак Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVI йөзнең икенче яртысында биредә татарлар, чуашлар һәм элекке рус әсирләре яши (авылдан 1567 елдан соң күчеп китәләр). Революциягә кадәрге чыганакларда Нурдулатова авылы буларак та мәгълүм.

XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 10% ка якыны чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, вагон һәм башка төрле борыслар ясау таралган була.

1807 елда авылда беренче, 1909 елда икенче (1874 елга кадәр оеша), 1908−1910 һәм 1909−1911 елларда өченче һәм дүртенче мәхәллә мәчетләре салына (1930 елларда барлык мәчетләр дә җимерелә).

XX йөз башында 2 мәктәп (1909 елда 180 ир бала һәм 130 кыз бала укый), 3 җил тегермәне, 3 тимерчелек, 2 ярма яргыч, 12 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3573 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан Норлат районнары үзәге. Бу чорда Төньяк Норлат исеме кулланыла. 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авыл территориясендә электр станциясе төзелә. 1930 елда “Кызыл партизан” колхозы оештырыла, күмәкләштерү елларында шулай ук машина-трактор станциясе, Норлат җиләк-җимеш питомнигы булдырыла.

1959 елдан авыл – шулай ук Бузай, Зур Өтәк, Салатчы, Мулла Иле, Кече Өтәк, Өтәк, Өтәшкә торак пунктлары үз эченә алган, зурайтылган “Искра” колхозының үзәк утары булып тора.

1967 елдан “Норлат” җиләк-җимеш совхозы, 1977 елда аның составына Албаба, Булатово, Косякау, Прибой, Татар Исламы, Рязаново торак пунктлары керә, 1994 елдан “Норлат” күмәк предприятиесе, 2002 елдан “Нур-1”җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе (кырчылык, терлекчелек, бакчачылык).

1957−2007 елларда авылда Зеленодольск хуҗалыкара төзелеш оешмасы эшли.

2013 елда Зөя аучылык хуҗалыгының мараллар үрчетү (100 башка кадәр) фермасы ачыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда мәдрәсә мәктәбе базасында башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда − крәстиян яшьләр җидеелык, 1936 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (ике катлы агач бина салына, 1963 елда − кирпечтән ике катлы бина, 2000 елда − яңа бина).

1997 елда мәктәптә И.Х.Сабиров, И.К Зиннәтуллина, С.Ә.Вәлиева, Д.М.Миңнуллина, Р.А.Салихова инициативасы белән Туган як музее оештырыла (җитәкчесе – Р.И.Яһүдина).

1942 елдан балалар йорты эшли (башта, 1941 ел ахырында Мәскәү, Ленинград, Украина һәм Белоруссиядән эвакуацияләнгән балалар өчен булган мәктәп бинасында ачыла; беренче директоры – Х.Әбүбакирова; хәзерге биналар 2002 һәм 2008 елларда төзелә).

Шулай ук “Ручеек” балалар бакчасы (1974 елдан), мәдәният йорты (беренче клуб 1930 елда ачыла; 2017 елда яңа бина төзелә; аның каршында “Нур” театры оештырылган, 1972 елдан – халык театры), китапханә, участок хастаханәсе (1930 елларда нигезләнә, 1987 елдан яңа бинада), “Хәмзә” (1991−1995 елларда Х.В.Абзалов тырышлыгы белән салына), “Мөслимә” (2007 елда И.Р.Хәйруллин иганәсенә төзелә) мәчетләре эшли.

Төзекләндерелгән “Мөрәди” чишмәсе бар.

Авыл янында I Норлат табылдыгы (бронза гасыр) билгеле. Авылның көньяк-көнчыгышында Казан ханлыгы чорына караган 3 кабер ташы саклана.

Күренекле кешеләре

Л.К.Әминов (1937 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор;

В.Х.Ганиев (1934−2005) – әдәбият белгече, тәрҗемәче, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Ш.Лапина (1941 елда туган) – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты агроном-селекционеры, районлаштырылган люцерна сортлары авторы;

Р.К.Мингалиев (1940 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, РФнең атказанган машина төзүчесе, ”Элекон заводы” ачык акционерлык җәмгыятенең башкаручы директоры (2003−2013 елларда), идарә рәисе (2014−2018 елларда);

Ф.Ф.Насыйбуллин (1978 елда туган) − ТРның атказанган артисты, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры актеры;

И.Б.Хәйбуллин (1937−2007) – физик-химик, физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТР Фәннәр академиясе академигы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган уйлап табучысы, СССР,ТР Дәүләт бүләкләре лауреаты, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

И.Н.Хәкимҗанов (1960 елда туган) − фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, техник фәннәр кандидаты;

Р.А.Йосыпов (1948 елда туган) − химия фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда — 342 ир заты;
1859 елда — 1889,
1897 елда — 3279,
1908 елда — 3407,
1920 елда — 3360,
1926 елда — 2413,
1938 елда — 3595,
1949 елда — 2115,
1958 елда — 2667,
1970 елда — 2863,
1979 елда — 2828,
1989 елда — 2571,
2002 елда — 2805,
2010 елда — 2693,
2017 елда — 2938 кеше (татарлар).