Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1898 елда удел ведомствосы җирләрендә нигезләнә.

Нигез салынган көннән Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Новопольский авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1966 елдан поселок “Овощевод” совхозы составында (үзәк утары Әйшә авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халык саны

1920 елда — 133,
1926 елда — 122,
1938 елда — 175,
1949 елда — 100,
1958 елда — 256,
1970 елда — 107,
1979 елда — 229,
1989 елда — 155,
2002 елда — 97,
2010 елда — 120,
2017 елда — 160 кеше (чуашлар — 60%, руслар — 26%, татарлар — 14%).