Тарихы

Авыл 1646 елдан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар), 24% ка якыны чукындырылган дип исәпләнә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1862 елда яңа мәчет төзелә.

XX йөз башында шулай ук мәктәп (1909 елда 33 ир бала һәм 24 кыз бала укый), 8 җил тегермәне, тимерчелек, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 805,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Түбән Урысбага авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Марс №2” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл – зурайтылган Тукай исемендәге колхозның үзәк утары (1994 елдан күмәк предприятие, 1998 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы). Аның составына шулай ук Бәчек, Югары Урысбага, Кызыл Таң, Кече Ачасыр авыллары керә. 2003 елдан авыл “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында. (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп (XX йөз башында салынган бинада) ачыла, 1930 елда − җидееллык крәстиян яшьләр (агачтан яңа бина төзелә); 1978 елда – урта (кирпечтән яңа бина төзелә), 2000 еллар башында тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә (бинасы 1970 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты(1977 елдан) хезмәт күрсәтә. 2010 елга кадәр “Колосок” балалар бакчасы эшли.

1996 елда “Нур” мәчете салына (Р.К.Гарипов иганәсе белән). Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Р.К.Гарипов (1959 елда туган) − “Каздорстрой” акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе, меценант;

Р.Р.Гыйләҗев (1943−2014) – партия, хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Зеленодольск шәһәр комитетында беренче секретарь, ТАССРның көнкүреш хезмәте күрсәтү министры (1984−1985 елларда), Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 255 ир заты (Югары Урысбага авылы белән бергә);
1859 елда — 533,
1897 елда — 784,
1908 елда — 996,
1920 елда — 940,
1926 елда — 825,
1938 елда — 798,
1949 елда — 494,
1958 елда — 430,
1970 елда — 320,
1979 елда — 302,
1989 елда — 222,
2002 елда — 169,
2018 елда — 91 кеше (татарлар).