Тарихы

Авыл XVII йөзнең икенче яртысында, Зөя Успение Богородица монастыре вотчинасы буларак нигезләнә. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән − экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Зөя шәһәренең Никола чиркәве приходына карый.

1894 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 14 ир бала һәм 4 кыз бала укый). XX йөз башында 4 тегермән, салат ясау йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 684 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда иске дин тарафдарларының зур общинасы яши (1903 елда – 180 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Зөя, 1931 елның 20 октябреннән — Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Карамалы Тау шәһәр җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда ”ОГПУга 15 ел” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган “Приволжье” колхозы (үзәк утары Протопоповка авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан “Приволжье” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003−2011 елларда “Свияга” ябык акционерлык җәмгыяте составында. “Авангард” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре: I Мизиново туктаулыгы (неолит дәвере һәм бронза гасыр), Мизиново авыллыгы (XVI −XVII йөзләр) табыла.

Халык саны

1782 елда — 138 ир заты;
1859 елда — 598,
1897 елда — 728,
1908 елда — 600,
1920 елда — 599,
1926 елда — 687,
1938 елда — 584,
1949 елда — 562,
1958 елда — 602,
1970 елда — 531,
1979 елда — 359,
1989 елда — 204,
2002 елда — 148,
2010 елда — 166,
2018 елда — 151 кеше (руслар — 76%, татарлар — 15%).