Тарихы

Авыл 1647−1651 еллардан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Айдар исеме белән дә мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар), 34% ы чукындырылган дип исәпләнелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, тегүчелек һәм тимерчелек кәсепчелеге, борыслар ясау таралган була.

1877 елда яңа мәчет салына.

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 115 ир бала һәм 60 кыз бала укый), 4 җил тегермәне, йон тетү йорты, тимерчелек, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1435 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Күгәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл урманчы” колхозы оештырыла, 1958 елдан Ильич исемендәге колхоз, 1977 елда аның составына шулай ук Рус Исламы һәм Тауиле авыллары керә. 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан “Күгәй” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Авыл үсешенә 1960−1980 елларда хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” (ике тапкыр) орденнары кавалеры Г.Ш.Гайнуллин зур өлеш кертә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда − җидееллык, 1955 елда – сигезьеллык (1969 елда кирпечтән яңа бина салына), 2010 елда башлангыч мәктәп−балалар бакчасына үзгәртелә. 1969−2010 елларда “Каенкай” балалар бакчасы була.

Авылда шулай ук Г.Хөсәенов исемендәге мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә 1968 елда төзелгән бер бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1971 елдан), күпфункцияле үзәк (2019 елдан), “Галим” мәчете (1994 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Алан башы” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Х.З.Хәйруллин (1920−1984, туган авылында җирләнә) – Советлар Союзы Герое, гвардия рядовое, пулеметчы, Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены кавалеры, авылда бюсты куелган;

М.Ә.Хәмитов (1930−1983) – язучы, “Казан Утлары” журналы редакциясендә бүлек мөдире (1956−1978 елларда);

Г.К.Хөсәенов (1919−2001) – актер, режиссер, ТАССР, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, аның исеме белән авыл мәдәният йорты атала.

Авыл белән хакимият-хуҗалык эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре − Р.С.Хөсәеновның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, Ильич исемендәге колхозда инженер (1978 елдан), җирле авыл советы башкарма комитеты рәисе (1981−1985 елларда) булып эшли.

Халык саны

1782 елда — 127 ир заты;
1859 елда — 600,
1897 елда — 1408,
1908 елда — 1610,
1920 елда — 1632,
1926 елда — 1411,
1938 елда — 1580,
1949 елда — 1038,
1958 елда — 873,
1970 елда — 819,
1979 елда — 695,
1989 елда — 519,
2002 елда — 543,
2010 елда — 412,
2017 елда — 449 кеше (татарлар).