Административ-территориаль буйсынуы

Авыл 1920 елларның беренче яртысында, 1882 елда хакыйкый статский советник П.Г.Осокиннан Чабаксар сәүдәгәре М.Т.Атлашкин сатып алган Одинцово авылы янындагы җирләрдә, 1921 елда оештырылган “Красный Яр” хезмәт авыл хуҗалыгы артеле базасында нигезләнә.

Оештырылган көннән ТАССРның Арча кантоны Ильинский волостенда. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенкий, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында. 1965 елның 25 гыйнварендә авыл составына Атлашкино, Одинцово авыллары һәм Перелив поселогы кертелә.

Хәзер Әйшә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 елдан авыл −“Юдино” нәселле кошчылык (үзәк утары Залесный поселогында), 1966 елдан “Овощевод” совхозлары (үзәк утары Әйшә авылында, 1995 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда − җидееллык, 1939 елда – урта, 1941 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1997 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (1963 елда төзелгән янкорма белән элекке сәүдәгәр М.Т.Атлашкин утарында урнашкан).

Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты, “Дюмовочка” балалар бакчасы (1965 елдан, 2019 елдан мәктәп филиалы), “Атлашкино” спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Атлашкино туктаулыгы табылган (бронза гасырның Казан яны һәм Маклашеевка культурасы)

Күренекле кешеләре

В.А.Якупова (1959 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Зеленодольская правда” газетасы хәбәрчесе (1981−1984 елларда), “Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире (1995 елдан).

Халык саны

1926 елда — 14,
1938 елда — 45,
1958 елда — 188,
1970 елда — 1048,
1979 елда — 968,
1989 елда — 663,
2002 елда — 617,
2010 елда — 558,
2017 елда — 612 кеше (руслар — 46%, татарлар— 45%, чуашлар — 3%).