- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы авыл. Зеленодольск шәһәреннән 28 км көньяк-көнбатыштарак, Әрә һәм Буа елгалары арасында урнашкан
Авыл 1565−1567 еллардан Зөя воеводасы, кенәз А.И.Катырев-Ростовский биләмәсендәге Новое Дикое Поле авылы буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Ишеево, Покровское, Троицкое исемнәре белән дә мәгълүм.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII−XIX йөзләрдә алпавытлар Матюнин, Реслейн, шул исәптән 1806−1826 елларда Казан дары заводы командиры, генерал-майор Ф.И.Реслейн, Филипсоннар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, күн итек тегу һәм киез-киез итек басу кәсепчелеге таралган була.
1565−1567 елларга кадәр агачтан Покров чиркәве салына. 1751 елларда җирле алпавыт Ю.А.Матюнин акчасына Покров Пресвятая Богородица һәм изге Николай Чудотворец янкормалары белән таштан Троица чиркәве төзелә (1939 елда ябыла, ашлык саклау урыны, Ачасыр машина-трактор станциясе, гараж, склад буларак файдаланыла; барокко стилендәге дини архитектура истәлеге; төзекләндерү эшләре бара).
1867 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе салына, 1876 елда өчьеллык земство мәктәбенә үзгәртелә (1903 елда 50 ир бала һәм 13 кыз бала укый), 1887 елдан аның каршында халыкка китап сату өчен склад ачыла, 1898 елда яңа мәктәп бинасы төзелә. 1881 елда 10 ятак урынлы фельдшерлык пункты ачыла.
XX йөз башында авылда шулай ук волость идарәсе, полиция уряднигы фатиры; фельдшерлык пункты, 6 җил тегермәне, 2 май язу заводы, тимерчелек, 2 ашханә, сыра, казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли; дүшәмбе саен базар, Покров ярминкәсе (1 октябрь) үткәрелә.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 438 дисәтинә тәшкил итә.
1860 еллар уртасыннан авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Норлат авыл җирлеге составына керә.
1928 елда авылда “Красный сад №1”, 1956 елдан авыл − зурайтылган Калинин исемендәге колхозның үзәк утары, төрле елларда аның составына Албаба, Булатово, Прибой, Рус һәм Татар Исламы, Тауиле торак пунктлары керә.
1977 елдан авыл “Норлат” җиләк-җимеш питомнигы совхозы (үзәк утары Норлат авылында); 1992 елдан “Косякау” уку-җитештерү хуҗалыгы (2001−2007 елларда республика унитар предприятиесе); 2007 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында (кырчылык, терлекчелек).
2010 еллар башына кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшли. Мәдәният йорты, китапханә эшли.
1782 елда — 297 ир заты;
1859 елда — 244,
1897 елда — 405,
1908 елда — 477,
1920 елда — 646,
1926 елда — 668,
1938 елда — 1062,
1949 елда — 622,
1958 елда — 430,
1970 елда — 238,
1979 елда — 301,
1989 елда — 223,
2002 елда — 185,
2010 елда — 194,
2017 елда — 171 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.