Тарихы

Авыл 1646 елдан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, мич чыгару, балта эше, киез-киез итек басу, урман кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә (1909 елда 64 ир бала һәм 45 кыз бала укый), 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 918 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елнең 14 февраленнән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Рус Әҗиле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яңалиф” колхозы оештырыла. 1958 елдан зурайтылган “Комсомол” колхозы (үзәк утары Рус Әҗиле авылында, 1994 елдан күмәк предприятие), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

Мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәчет (2004 елдан) бар.

2009 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Карашәм курганлыклары табыла (бронза гасырның Абашево культурасы). 1950 елда XIV йөз – XV йөз башларына караучы Болгар чоры хәзинәсе − җүчиләр акчалары, алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре, коръән савытлары һәм башкалар (барлыгы 158 предмет, күп өлеше югалган) табыла; ТРның Милли музеенда саклана.

Күренекле кешеләре

Р.К.Вәлиев (1937 елда туган) – тарих фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университетының тарих факультеты деканы (1995−2004 елларда);

Ф.Х.Шәфигуллин (1939−1982) – язучы, шагыйрь, публицист, Зеленодольск шәһәренең татар милли-төбәкне өйрәнү китапханәсе язучының исемен йөртә, шунда 1999 елда аның бүлмә-музее ачыла.

Халык саны

1782 елда — 49 ир заты;
1859 елда — 420,
1897 елда — 639,
1908 елда — 1031,
1920 елда — 734,
1926 елда — 692,
1938 елда — 718,
1949 елда — 396,
1958 елда — 395,
1970 елда — 342,
1979 елда — 273,
1989 елда — 214,
2002 елда — 175,
2010 елда — 149,
2017 елда — 140 кеше (татарлар).