Тарихы

Авыл XVII йөзнең икенче яртысында Раифа Богородица монастыре вотчинасы буларак нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Уразлино исеме белән дә мәгълүм. 1764 елда халкы монастырь крәстияннәреннән − экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, балыкчылык, умартачылык, тимерчелек һәм балта эше, киндер тукыма һәм утын күмере әзерләү таралган була.

Революциягә кадәрге чорда авыл берничә тапкыр тулысынча янып бетә.

Приход авыл нигезләнгәнннән бирле була. 1780 елларда төзелгән агач чиркәү 1816 елда янып китә, аның урынына 1816−1827 елларда приход кешеләре акчасына таштан Илья пәйгамбәр чиркәве салына, 1860 елда архитектор П.Т.Жуковский проекты буенча киңәйтелә. Сергий Радонежский һәм Николай Чудотворец янкормалары, китапханә (1910 елда 768 китап исәпләнә) салына (1937 елда ябыла, төрле елларда ашлык саклау урыны, хәрби әсирләр лагеры буларак файдаланыла, 1994 елда дин тотучыларга кайтарыла; классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге).

1861 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1875 елда земствога бирелә (аның өчен Казан сәүдәгәре П.Степанов тарафыннан төзелгән бина сакланган), 1903 елда, шул исәптән тирә-як авыллардан, 37 ир бала һәм 10 кыз бала укый.

XX йөз башында авылда шулай ук волость идарәсе урнаша, 2 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авлыл җәмәгатенең имана җире 1116,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волосте үзәге булып тора. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Әйшә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Красный факел” колхозы оештырыла. 1953 елдан авыл зурайтылган “Авангард” колхозы (үзәк утары Әйшә авылында), 1960 елдан − “Юдино” нәселле кошчылык совхозы (үзәк утары Залесный поселогында), 1966 елдан “Овощевод” совхозы (үзәк утары Әйшә авылында, 1995 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында.

Фельдшер акушерлык пункты, ял итү базасы һәм балалар сәламәтләндерү лагеры эшли.

Авыл янында “Ильинка сызасы” ТРның табигать истәлеге (1981 ел) һәм республикада иң зур күлләрнең берсе − Ильинка күле урнашкан.

Күренекле кешеләре

Н.А.Катин (1924−1945) – Советлар Союзы Герое, өлкән лейтенант, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр) ордены кавалеры; Калиниградта һәм Зеленодольск шәһәрләренең бер урамы аның исемен йөртә.

1870 елларда авылда волость писаре ярдәмчесе булып И.Я.Шаляпин − Ф.И.Шаляпинның әтисе эшли.

Халык саны

1782 елда — 72 ир заты;
1859 елда — 384,
1897 елда — 546,
1908 елда — 572,
1920 елда — 680,
1926 елда — 767,
1938 елда — 573,
1949 елда — 700,
1958 елда — 435,
1970 елда — 308,
1979 елда — 292,
1989 елда — 145,
2002 елда — 91,
2010 елда — 64,
2017 елда — 111 кеше (руслар — 47%, татарлар — 40%, украиннар — 12%).