Административ-территориаль буйсынуы

Поселок 1925 елда, Грузия Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә хач күтәреп йөрүнең традицион тукталу урынында нигезләнә.

Нигез салынган көннән ТАССРның Арча кантонына керә. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районнарында.

Хәзер Новопольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Трудовик” колхозы оештырыла. 1966 елдан “Овощевод” совхозы составында (үзәк утары Әйшә авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Халык саны

1926 елда — 70,
1938 елда — 141,
1949 елда — 300,
1958 елда — 126,
1970 елда — 197,
1979 елда — 124,
1989 елда — 75,
2002 елда — 74,
2010 елда — 44,
2017 елда — 106 кеше (руслар — 60,4%, татарлар— 26,4%).