Тарихы

Авыл азат ителгән рус әсирләре урнашкан, 1573 елда Зөя стрелецлары йөзбашы Иван улы Булат Шәрапов биләмәсенә бирелгән җирләрдә нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөзнең беренче яртысының ахырында алпавыт Филипповлар карамагында булалар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Косякау авылының Троица-Покров чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 165 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная звезда” колхозы оештырыла. 1948 елдан авыл “Красный Дол” (үзәк утары Албаба авылында), 1953 елдан – “Красный сад №1” колхозлары, 1956 елда Калинин исемендәге колхозга үзгәртелә (үзәк утары Косякау авылында), 1977 елдан “Норлат” җиләк-җимеш питомнигы (үзәк утары Норлат авылында, 1994 елдан “Норлат” күмәк предприятиесе, 2002 елдан “Нур-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), 2007 елдан “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык).

Халык саны

1782 елда — 45 ир заты;
1859 елда — 82,
1897 елда — 138,
1908 елда — 165,
1920 елда — 171,
1926 елда — 211,
1938 елда — 236,
1949 елда — 130,
1958 елда — 57,
1970 елда — 56,
1979 елда — 66,
1989 елда — 226,
2002 елда — 262,
2010 елда — 199,
2017 елда — 195 кеше (татарлар — 82%, руслар — 18%).