Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан билгеле. XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы татарлар, XVIII йөздә йомышлыларга күчерелә) катлавына керә, 14% ка якыны чукындырылган була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү.

1874 елда беренче мәхәллә мәчете үзгәртеп салына. 1832 елда икенче мәхәллә оеша (ике мәчет тә 1930 елларда ябыла, аларның бинасында клуб һәм машина-трактор станциясе урнаша, соңыннан сүтеләләр).

XX йөз башында 2 мәктәп (җәдиди һәм кадими ысуллы, 1909 елда аларда 60 ир бала һәм 45 кыз бала укый), 3 йон-тукыма ману заводы, 8 тегермән, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2389 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Шырдан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927елның 14 февраленнән — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Ачасыр авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда машина-трактор станциясе, 1930 елда “Совет” колхозы оештырыла (1942−1951 елларда “Авангард” һәм “Совет” колхозларына бүленә).

1958 елда зурайтыла (авылда үзәк утар урнаша), аның составына шулай ук Бишбатман, Кече Шырдан (1992 елга кадәр), Кири авыллары керә. 1994 елдан күмәк предприятие, 2001 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2003 елдан “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыяте составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1926 елдан яңа бинада), 1935 елда − җидееллык (1939 елда яңа бина төзелә), 1956 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (шулай ук өлкән сыйныфларда малайлар − тракторчы, кызлар машина белән саву операторы һөнәренә укыйлар). 1960 елда эшләүче яшьләр өчен кичке мәктәп ачыла. 1986 елда типовой проект буенча яңа урта мәктәп бинасы төзелә. 2015 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә. 1986 елда Г.Ә.Абзалина җитәкчелегендә төбәкне өйрәнү музее ачыла.

Хәзерге вакытта “Гөлчәчәк” балалар бакчасы (1946 елда ачыла, 1967 елдан яңа бинада), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, ветеринария участогы, мәчет (1991 елдан), мәдрәсә (1993 елдан) эшли.

2008 елда “Бәйрәш” һәм “Шайтан” чишмәләре төзекләндерелә.

1997 елда авылда К.Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы ачыла (нигезләүчесе – Р.А.Абзалина). К.Насыйри йортын (1947 елда Кече Шырдан авылыннан күчерелгән, җиһазлары белән сакланган һәм 1982 елда Олы Ачасыр авылында яшәүче Г.М.Зарипов тарафыннан бушка бирелә), хуҗалык корылмалары белән татар крәстияны утарын үз эченә ала.

Экспозиция мәйданы – 290 кв.м, парк зонасы – 0,15 га. Төп фондның коллекциясе 450 саклау берәмлеген тәшкил итә, шул исәптән К.Насыйриның шәхси әйберләре, шулай ук XIX йөз ахырында — XX йөз башында Идел елгасының уң ярында яшәгән Казан татарларының көндәлек көнкүреш кирәк-яраклары саклана.

Күренекле кешеләре

Ф.Таһиров (1906−1978) – график, китап рәссамы, илебездә шрифт эшен күренекле оештыручысы, техник фәннәр кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Ш.А.Таһиров (1858−1918) – педагог, хаттат, рәссам, статский советник, беренче рәсемле татар әлифбасы авторларының берсе, 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 481 ир заты;
1859 елда — 1778,
1897 елда — 3034,
1908 елда — 3413,
1920 елда — 2973,
1926 елда — 3498,
1938 елда — 2765,
1949 елда — 1728,
1958 елда — 1687,
1970 елда — 1716,
1979 елда — 1500,
1989 елда — 1077,
2002 елда — 900,
2010 елда — 694,
2017 елда — 661 кеше (татарлар).