Тарихы

Авыл XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Кавали, Шыгай, Берновка исемнәре белән алпавыт утары урнашкан авыл буларак мәгълүм.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахырында алпавытлар И.Ф.Люткин, Боратынский, 1843 елдан – А.А.Бернова (кыз фамилиясе Михайловская-Данилевская) карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү.

Авыл Казан өязе Осоко-Кавали авылының Вознесение чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (24 ир бала, 13 кыз бала укый), 2 җил тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 490 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кавал волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июненнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Бишнә авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда Тельман исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1972−1994 елларда “Бишнә” совхозлары (үзәк утары Бишнә авылында) составында.

Халык саны

1782 елда — 138 ир заты (хәзерге вакытта юкка чыккан Осоко‑Кавали авылы белән бергә);
1859 елда — 287,
1897 елда — 436,
1920 елда — 456,
1926 елда — 549,
1938 елда — 427,
1949 елда — 239,
1958 елда — 142,
1979 елда — 60,
1989 елда — 25,
2002 елда — 11,
2010 елда — 5,
2017 елда — 18 кеше (татарлар — 56%, руслар — 44%).