- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яшел Үзән районындагы тимер юл разъезды поселогы. Зеленодольск шәһәреннән 30 км көньяк-көнбатыштарак, Ульяновск − Зөя тимер юл линиясе буенда урнашкан
Поселок 1942−1943 елларда салынган Зөя − Сталинград “Волжская рокада” (1942−1943 елларда салына) тимер юлы эшчеләре өчен 1945−1946 елларда нигезләнә.
Нигез салынган көннән Норлат районына керә. 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.
Хәзер Норлат авыл җирлегенә керә.
Поселок территориясендә Зеленодольск механика көллиятенең уку-укыту пункты эшли (2013 елга кадәр Зеленодольск шәһәренең 107 номерлы һөнәр училищесенеке), асфальт-бетон заводы, аертылмаган сөтне алмаштыргыч, премикслар һәм катнаш азык җитештерүче завод, “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыятенең бөртекле ашлык элеваторы (2009 елдан) эшли.
1958 һәм 1970 елларда – 101 әр,
1979 елда – 149,
1989 елда – 129,
2002 елда – 96,
2010 елда – 102,
2017 елда – 108 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.