Тарихы

Авылга 1780 елда Рус Әйшәсе авылыннан (хәзерге Биектау районының Рус-Татар Әйшәсе авылы) күчеп килүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Рус Яңа Әйшә исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (ясаклы татарлар) керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү, умартачылык, ярма ярдырып тарттыру, тимерчелек кәсепчелеге, балта эше таралган була.

XIX йөз башында авылда зур булмаган кирпеч заводы төзелә. 1910 елда земство мәктәбе ачыла. XX йөз башында авылда 3 җил тегермәне һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 561,2 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Ильинка авылының Илья пәйгамбәр чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Әйшә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Авангард” колхозы оештырыла. 1953 елдан – зурайтылган “Авангард” колхозының үзәк утары (аның составына шулай ук Атлашкино, Ильинский, Сафоново, Успенка торак пунктлары керә). 1960 елдан авыл “Юдино” нәселле кошчылык совхозы составында. (үзәк утары Залесный поселогында). 1966 елдан авыл – “Овощевод” совхозының үзәк утары (аның составына шулай ук Грузинский, Дубровка, Ильинский, Красницкий, Кызылъяр, Новопольский, Новочувашский, Сафаново, Үрнәк, Успенка торак пунктлары керә). Бу чорда авылда торак йортлар, социаль инфаструктура төзелеше актив җәелеп китә.

1995 елдан күмәк предприятие, 2012 елдан “Овощевод” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (кырчылык, сөт терлекчелеге, яшелчәчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

1937 елда авылда агачтан башлангыч мәктәп бинасы төзелә, 1967 елда − сигезьеллык, 1972 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (типовой проект буенча яңа бина төзелә, 1978 елда икенче корпус салына, 2010 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее ачыла, нигезләүчесе һәм җитәкчесе – С.А.Кораблёв).

Авылда шулай ук “Колосок” балалар бакчасы (1974 елдан), балалар сәнгать мәктәбе (1986 елдан, 1992 елга кадәр музыка мәктәбе), мәдәният йорты (1982 елдан, 1997 елда Яшел Үзән район мәдәният бүлегенең элекке җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ә.Н.Баязитов исеме бирелә), китапханә (1920 еллар ахырында уку өе буларак ачыла), дәвалау амбулаториясе (1986 елдан, 2019 елда яңа бина салына), “Нур” мәчете (2014 елдан).

1985 елдан 2000 еллар башына кадәр авыл янында ел саен бард җырлары фестивале уза.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Әйшә каберлеге табылган (безнең эраның III−V йөзләренә караган Азелино культурасы).

Халык саны

1782 елда — 19 ир заты;
1859 елда — 221,
1897 елда — 380,
1908 елда — 404,
1920 елда — 517,
1926 елда — 587,
1938 елда — 594,
1958 елда — 811,
1970 елда — 1157,
1979 елда — 2180,
1989 елда — 2802,
2002 елда — 3080,
2010 елда — 2939,
2017 елда — 3177 кеше (руслар – 47%, татарлар – 46%).