Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. XVIII йөз башында чуаш авылы булып санала.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар); 30% ка якыны чукындырылган була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек үрчетү, оста калайчылар буларак билгеле булалар.

Беренче мәхәллә авыл нигезләнгән вакыттан бирле була, мәчет эшли, 1876 елда мәчет янып китә, 1878 елда яңа мәчет салына; аның каршындагы мәктәптә 24 ир бала укый.

1901 елда икенче мәхәллә мәчете салына (беренче имам-хатибы – К.Шаһиәхмәтов), мәктәп ачыла (55 ир бала һәм 15 кыз бала укый).

XX йөз башында 4 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1020,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Цивильск өязе Яңа Кавал волостена керә. 1920 елдан Чуаш Автономияле өлкәсендә, 1921 елның 22 сентябреннән ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963е лның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Күгеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Игенче” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Низамиев), 1954 елдан зурайтылган Вахитов исемендәге колхоз (үзәк утары Күгеш авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2000 елдан Вахитов исемендәгек авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Мәчет эшли (1991 елдан). Төзекләндерелгән “Дубр чишмәсе”, “Шәрип чишмәсе” бар.

Авылдан 3 км көньяк-көнбатыштарак гомум болгар чорына караган кабер ташы табылган.

Күренекле кешеләре

Г.И.Айдарский (Вәлитов) (1898−1933) – актер, Казан һәм Мәскәү шәһәрләре татар драма театрлары режиссеры (2010 елдан Күгеш мәктәбе каршында аның музее ачыла);

Р.Ә.Сәгъдиев (1934 елда туган) – журналист, тәрҗемәче, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда — 127 ир заты;
1859 елда — 601,
1897 елда — 936,
1926 елда — 763,
1938 елда — 772,
1949 елда — 575,
1958 елда — 502,
1970 елда — 466,
1979 елда — 384,
1989 елда — 298,
2002 елда — 261,
2010 елда — 210,
2017 елда — 215 кеше (татарлар).