- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы поселок. Зәй тимер юл станциясеннән 16 км көньяк-көнчыгыштарак, Урман Зәе елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан
Поселокка 1926 елда Александр Бистәсе авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.
Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.
Хәзер Александр Бистәсе авыл җирлеге составына керә.
Күмәкләштерү елларында поселокта “Урал” колхозы оештырыла. 1950 елдан зурайтылган “Кызыл партизан” колхозы (1970 елдан совхоз) составында (үзәк утары Александр Бистәсе авылында).
1951 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
1926 елда – 40,
1949 елда – 91,
1958 елда – 87,
1970 елда – 75,
1979 елда – 48,
1989 елда – 6,
2002 елда – 2 (татарлар),
2010 һәм 2017 елларда – 1 кеше.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.