Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Батрас, Югары Олы Батрас, Тюкай исемнәре белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы элек чукындырылган татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, мичкә ясау, кышкы олаучылык таралаган була; җирле осталар ясаган арбалар бөтен тирә-якта мактала.

Авыл Минзәлә өязенең Троицк-Йосып (Малыклы) авылының Троица чиркәве приходына карый. XIX йөз ахыры – XX йөз башында изге чишмәдә Николай Чудотворец кәшәнә баганасы куела (архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, тегермән, тимерче алачыгы, икмәк саклау һәм сату, 2 вак-төякләр кибетләре эшли. 1912 елда юнылган таштан дүртьеллык земство мәктәбе салына (беренче директоры – В.В.Ямашев; архитектура истәлеге, авария хәлендә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1147 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 132 хуҗалыкның 27 сендә ат юк, 100 е – бер, ике, 5 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота; 1262 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлгән. 43 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Төги авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Пролетарий” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Ф.Плешков), 1959 елдан авыл – зурайтылган Энгельс исемендәге колхозның (аның составына шулай ук Алексеевка, Олы һәм Кече Батрас, Водоохранный, Гулькин, Яңавыл, Соколка, Салкын Чишмә торак пунктлары керә), шул ук елда “Рассвет” колхозына үзгәртелә, 1997 елдан “Төги” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативының үзәк утары. 2004 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе эшли (кырчылык, иткә терлек асрау).

1978 елда күпер төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Мәдәният йорты, китапханә, тулы булмаган урта мәктәп (2014 елга кадәр – урта, бинасы 1982 елда төзелә; аның каршында 2006 елда О.И.Рыжова тарафыннан тарих-төбәкне өйрәнү музее оештырыла), фельдшер-акушерлык пункты (1984 елдан), янгыннан саклау бүлекчәсе эшли.

“Изге чишмә”, “Күз чишмәсе” (дәвалау үзлекләренә ия дип исәпләнелә, халык бөтен тирә-яктан килә) (“ТАТЕХ” нефть компаниясе акчасына 1998 һәм 2009 елларда төзекләндерелә), “Конный ключ”, “Федосеев” чишмәләре бар.

Халык саны

1859 елда – 301,
1897 елда – 594,
1913 елда – 789,
1920 елда – 810,
1926 елда – 713,
1938 елда – 586,
1949 елда – 482,
1958 елда – 449,
1970 елда – 461,
1979 елда – 382,
1989 елда – 253,
2002 елда – 248,
2017 елда – 221 кеше (татарлар – 66% (шул исәптән керәшен татарлар – 62%), руслар – 24%).