Тарихы

Авыл 1677 елдан Тәкмәк исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, агач эше, авыл янында кисешүче Бәтке һәм Бөре- Мамадыш коммерцияле трактында сәүдә эшләре таралган була.

XVIII йөздән православие приходы бар. 1856−1859 елларда сәүдәгәр И.Г.Стахеев акчасына агачтан Троица Живоначальный чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, чаң манарасы юкка чыккан, тузган хәлдә, дини архитектура истәлеге).

1861 елдан чиркәү-приход мәктәбе эшли (1869 елда 20 ир бала һәм 7 кыз бала укый), 1871 елдан – земство мәктәбе (1883 елда 37 ир бала һәм 5 кыз бала укый).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда волость идарәсе, су тегермәне, җомга саен базар, ярминкә (8−11 ноябрь) эшли, XX йөз башында – шулай ук шәраб һәм 4 вак-төякләр кибете, 3 тимерчелек, 2 май язу йорты, икмәк саклау һәм сату кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3210 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 327 хуҗалыкның 83 ендә ат юк, 235 е – бер, ике, 9 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота. 81 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Халкы 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша (авыл уртасында баш күтәрүчеләр тарафыннан үтерелгән волость башкарма комитеты секретаре И.К.Киселёвның кабере бар).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный трудовик” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.И.Шабалин), 1935 елда 2 нче Ворошилов исемендәге, соңыннан “Ворошиловчы” колхозына үзгәртелә. 1950 елда аның составына Яңа Тәкмәк авылы керә.

1951 елдан авыл – зурайтылган “Красный передовик” (үзәк утары Бүресарай авылында), 1959 елдан − XXI партия съезды исемендәге колхозлар (үзәк утары Аксар авылында), 1998 елдан – “Нур” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2001 елдан – “Зәй азык-төлек компаниясе” агрофирмасы, 2006 елдан – “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе составында (кырчылык һәм сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда − җидеелык (беренче директоры – В.В.Шпагин), 1860 елларда сигезьеллык мәктәпкә үзгәртелә (2008 елда яңа бина төзелә, 2009 елдан Р.Ш.Фәрдиев исемендә), 2017 елда ябыла.

Клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә алган күпфункцияле үзәк (2015 елдан), яңа агач Троица чиркәве (2008−2017 елларда салына) эшли. “Шумок” чишмәсе төзекләндерелә.

Авыл территориясендә сәүдәгәр Стахеевларның сәүдә конторасының бинасы сакланган (1911 ел). 1961 елның мартында авыл янына бортта Чернушка эте белән “Восток-4” космик аппараты төшә.

Авылда Советлар Союзы Герое, бомбардировка авиациясе лётчигы, Ленин ордены, Кызыл Байрак (ике тапкыр), Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Н.И.Майковның (1918−2005) балачак еллары уза. Авылда аңа стела (2010 елда), мәктәп бинасына мемориаль такта куелган.

Халык саны

1859 елда – 996,
1884 елда – 1682,
1897 елда – 864,
1913 елда – 1830,
1920 елда – 890,
1926 елда – 1186,
1938 елда – 978,
1949 елда – 684,
1958 елда – 625,
1970 елда – 502,
1979 елда – 372,
1989 елда – 205,
2002 елда – 237,
2010 елда – 209,
2017 елда – 238 кеше (руслар).