- РУС
- ТАТ
Татарстанның Зәй районындагы авыл. Зәй тимер юл станциясеннән 29 км көньяктарак, Чикмән елгасы буенда урнашкан
Авылга XVII йөз ахыры – XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Маврина исеме белән дә мәгълүм.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (Ижевск казна заводына беркетелгән элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, киез итек басу кәсепчелеге , аркан ишү һәм чабата үрү, арба ясау таралган була.
1735 елдагы башкорт күтәрелеше вакытында яндырыла, аннары яңадан салына.
1769 елда авылда Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең Н.П.Рычков җитәкчелегендәге экспедициясе була.
1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда җил тегермәне була. 1898 елда бер сыйныфлы катнаш земство училищесе ачыла. 1911 елда сыйныф бүлмәләре һәм укытучылар өчен фатирлар белән бергә аның өчен таш бина төзелә, училище дүртьеллык уку белән ике сыйныфлыгы үзгәртелә.
XX йөз башында шулай ук 2 су тегермәне, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1670 дисәтинә тәшкил итә.
1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 161 хуҗалыкның 16 сында ат юк, 132 − бер, ике, 13 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота. 49 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.
Авыл Рус Акташы авылының (хәзер Әлмәт районы) Казан Богородица чиркәве приходына карый.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 июленнән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.
Хәзер Иске Маврино авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Красный Боец” колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.П.Павлов), 1950 елдан авыл − зурайтылган ”Искра” колхозының үзәк утары,1959 елдан – шул ук исемдәге колхоз составында (үзәк утары Сәвәләй авылында), 1984 елдан авыл – бүленеп чыккан”Дуслык” колхозының (аңа шулай ук Яңа Маврино авылы керә), 1997 елдан − “Труженник” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативының үзәк утары, 2003 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).
2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли (2014 елга кадәр – тулы булмаган урта мәктәп, 1994 елда яңа бина төзелә).
Авылда клуб (1958−1995 елларда; 2006 елда яңа бинада), китапханә (1987 елдан), “Ромашка” балалар бакчасы (2011 елдан, 1985−1995 елларда “Дружба” балалар бакчасы эшли), фельдшер-акушерлык пунекты (1958 елдан), янгыннан саклау бүлекчәсе (2011 елдан) бар.
“Козья пропасть”, “Головка” чишмәләре төзекләндерелгән.
Б.Д.Леушин (1951 елда туган) – хакимият хезмәткәре, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Татарстан өлкә комитетының (1980−1984 елларда), Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Вахитов районы комитетының икенче, беренче секретаре, Вахитов район советы һәм башкарма коитеты рәисе (1986−1992 елларда), ТР Дәүләт контроле (парламент) комитеты рәисенең беренче урынбасары (1992−1995 елларда);
Р.Ф.Мерясева (1951 елда туган) − ТР, Рфнең атказанган табибе, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.